Хәбәрләр

Кукмарада юл фаҗигасе: ике “ундүрт”ле бәрелешкән

Кичә, 28 гыйнварда, сәгать 13.40 тирәсендә Кукмара-Шәмәрдән юлының 1нче чакрымында юл фаҗигасе булды - ике "ундүрт"ле бәрелеште, дип хәбәр итте район ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов. Бер "ундүрт"ленең шоферы юл йөрү кагыйдәсен бозып, юлның каршы як полосасына чыга һәм икенче "ундүрт"легә бәрелә. Шоферларның берсе - 1976 елгы, икенчесе 1957 елгы. Алар...

Кичә, 28 гыйнварда, сәгать 13.40 тирәсендә Кукмара-Шәмәрдән юлының 1нче чакрымында юл фаҗигасе булды - ике "ундүрт"ле бәрелеште, дип хәбәр итте район ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов. Бер "ундүрт"ленең шоферы юл йөрү кагыйдәсен бозып, юлның каршы як полосасына чыга һәм икенче "ундүрт"легә бәрелә.

Шоферларның берсе - 1976 елгы, икенчесе 1957 елгы. Алар икесе дә тән җәрәхәтләре белән район үзәк дәваханәсенә җибәрелделәр.

Юлларда һәркемнең игътибарлы һәм сак булуын сорыйбыз!


Нет комментариев