Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара юлларында автомобильләр хәрәкәтенә чикләүләр кертелә

Гомуми кулланылыштагы автомобиль юллары буенча хәрәкәт итүче транспорт чараларына вакытлыча чикләүләр кертү турындагы Татарстан Министрлар кабинетының 155 санлы, 15.03.2014 елгы карары нигезендә агымдагы елның 15 апреленнән алып 14 майга кадәр автомобиль юлларында транспорт хәрәкәтенә чикләүләр кертелә. Бу чорда юлларга "Күчәргә төшкән йөк күләмен чикләү" дигән махсус юл билгеләре урнаштырылачак. Чикләүләр...

Гомуми кулланылыштагы автомобиль юллары буенча хәрәкәт итүче транспорт чараларына вакытлыча чикләүләр кертү турындагы Татарстан Министрлар кабинетының 155 санлы, 15.03.2014 елгы карары нигезендә агымдагы елның 15 апреленнән алып 14 майга кадәр автомобиль юлларында транспорт хәрәкәтенә чикләүләр кертелә. Бу чорда юлларга "Күчәргә төшкән йөк күләмен чикләү" дигән махсус юл билгеләре урнаштырылачак. Чикләүләр исә күчәргә төшкән йөк күләме законда каралган нормадан арткан транспорт чараларына кагыла. Татарстан юллары буйлап бер күчәрле транспортка - 6, ике күчәрлегә - 5, өч күчәрлегә 4 тоннага кадәр йөк ташу рөхсәт ителә.

Чикләүләргә карамаган автомобильләр рәтенә пассажир автобуслары, бензовозлар (16 тоннага кадәр), азык-төлек, тормыш өчен мөһим булган беренчел кирәк-яраклар һәм почта ташый торган транспорт керә.

Вакытлыча чикләү чорында авырлыгы тиешле күләмнән зуррак булган транспортлар Федераль закон нигезендә авыр йөк автомобильләре дип исәпләнелә. Мондый транспортларда хәрәкәт итү өчен махсус рөхсәт кәгазе алырга кирәк. Мондый рөхсәт кәгазьләре "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" оешмаларында бар. Юллардагы авырлык контроле пунктлары исә бер тәүлеккә бер генә пропуск бирә.

Тиешле рөхсәт кәгазе булмаган хәлдә авыр йөк транспорты белән хәрәкәт итүчеләр административ хокук бозучылар, дип саналалар. Моның өчен административ җаваплылыкка тартудан тыш, транспорт йөртү таныклыгыннан да мәхрүм итәргә мөмкиннәр, юридик затларга исә 500 мең сумга кадәр штраф каралган. Закон бозып йөрүче транспорт чаралары, тоткарланып, махсус тукталышларга куелачак.

Фирдүс ФӘХРЕТДИНОВ, ЮХИДИ начальнигы

фото: http://www.uralweb.ru/news/society/321070.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk