Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада “Җәяүле юлы” акциясе бара

Җәяүлеләр катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында 19 мартка кадәр "Җәяүле юлы" акциясе бара. Узган ел республикада җәяүлеләр белән бәйле 1543 бәхетсезлек очрагы булган, аларда 147 кешенең гомере өзелгән, 1457се төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Гыйнвар аенда җәяүлеләрне таптатуның 117 очрагы теркәлгән, алты кеше һәлак булган, 120се имгәнгән. Кукмарада...

Җәяүлеләр катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында 19 мартка кадәр "Җәяүле юлы" акциясе бара. Узган ел республикада җәяүлеләр белән бәйле 1543 бәхетсезлек очрагы булган, аларда 147 кешенең гомере өзелгән, 1457се төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Гыйнвар аенда җәяүлеләрне таптатуның 117 очрагы теркәлгән, алты кеше һәлак булган, 120се имгәнгән. Кукмарада исә ел дәвамында җәяүлеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 282 очрагы ачыкланган, өч кешене автомобиль бәрдергән.

Җәүялеләр кичүендә юл йөрү кагыйдәләрен бозган шоферларга закон нигезендә 1500 сум күләмендә административ штраф каралган. Ә инде закон таләпләрен санга сукмаучы җәяүлеләргә исә штраф күләме - 500 сум.

Юлларда транспорт йөртүчеләрнең дә, җәяүлеләрнең дә сак һәм игътибары булулары сорала.

фото: http://www.kipov.ru/news/test/?PAGEN_1=50

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X