Кукмарада ял көннәре яңгырлы булачак
Безне алда дүрт көн ял көтә. Бераз хәл алырга булыр: ниһаять, дымга зарыккан җиребезгә шифалы яңгырлар килде, бакчада су сибәсе юк. Синоптиклар хәбәр итүенчә, явым-төшемнәр ял көннәрендә дә булачак әле. 14 июньдә иртән көчле яңгыр көтелә, ә 12, 13, 15 июньдә аз болытлы һава сакланачак, яңгыр бераз гына явып үтәр,...
Безне алда дүрт көн ял көтә. Бераз хәл алырга булыр: ниһаять, дымга зарыккан җиребезгә шифалы яңгырлар килде, бакчада су сибәсе юк. Синоптиклар хәбәр итүенчә, явым-төшемнәр ял көннәрендә дә булачак әле. 14 июньдә иртән көчле яңгыр көтелә, ә 12, 13, 15 июньдә аз болытлы һава сакланачак, яңгыр бераз гына явып үтәр, дип фаразлана. "Килә ява бер болыт" дип җырлау кая: ява гына күрсен!
Температура исә үзгәреп торачак. әйтик 12 июньдә көндез җылылык 13-14 градус кына булса, икенче көнгә 21 градуска кадәр күтәреләчәк. 14 июньдә - 15-16, 15е көнне 18-19 градус җылылык торачак.
фото: http://www.facenews.ua/news/2013/161693/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев