Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада район Советының 36нчы сессиясе булды

Бүген район Советының утырышлар залында район Советының утыз алтынчы сессиясе булды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды: агымдагы елның 1нче яртыеллыгында районның социаль-икътисадый үсеше, Кукмара районы муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү (икенче укылыш), 1нче яртыеллыкта район бюджетының үтәлеше барышы, район Советының "2014 елга һәм 2015-2016 елларның планлы чорына Кукмара район бюджеты...

Бүген район Советының утырышлар залында район Советының утыз алтынчы сессиясе булды.

Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды: агымдагы елның 1нче яртыеллыгында районның социаль-икътисадый үсеше, Кукмара районы муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү (икенче укылыш), 1нче яртыеллыкта район бюджетының үтәлеше барышы, район Советының "2014 елга һәм 2015-2016 елларның планлы чорына Кукмара район бюджеты турында"гы карарына үзгәрешләр кертү, җирле үзидарә органнарының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләве, район Советы карары белән расланган муниципаль хезмәт турындагы Кагыйдәнамәгә үзгәрешләр кертү, район Советы карары белән коррупциягә каршы 2012-2014 елларга расланган программага өстәмәләр кертү турында һәм төрлеләр.

Әлеге көн тәртипләре буенча район финанс-бюджет палатасы рәисе Илнур Сәмигуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсән Минһаҗева, район Советы юристы Ирина Ходова, район Советының аппарат җитәкчесе Резидә Гаянова, район башлыгы ярдәмчесе Гөлшат Нурмөхәммәтовалар чыгыш ясады.

Сессия эшен район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина алып барды. Йомгаклау сүзе белән район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин чыкты һәм һәр тармак буенча төгәл бурычлар куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk