Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада онытып калдырылган сумкалар эчендә шартлаткычлар булмаган

Бүген иртәнге сәгать җиделәр тирәсендә район эчке эшләр бүлегенең дежур частендә үзәк дәваханәнең регистратура бүлеге янында хуҗасыз сумка тора, дигән хәбәр алына. -Хәбәр кабул ителү белән барлык оператив хезмәт вәкилләре дә шул урынга чыктылар, МЧС хезмәткәрләре, этләр ярдәмендә тикшерү уздырылды. Анда бернинди шартлаткыч матдә булмавы, ә кемнеңдер шәхси киемнәр салынган...

Бүген иртәнге сәгать җиделәр тирәсендә район эчке эшләр бүлегенең дежур частендә үзәк дәваханәнең регистратура бүлеге янында хуҗасыз сумка тора, дигән хәбәр алына.

-Хәбәр кабул ителү белән барлык оператив хезмәт вәкилләре дә шул урынга чыктылар, МЧС хезмәткәрләре, этләр ярдәмендә тикшерү уздырылды. Анда бернинди шартлаткыч матдә булмавы, ә кемнеңдер шәхси киемнәр салынган спорт сумкасын онытып калдырганлыгы ачыкланды, - дип хәбәр итте район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев. - 13 ноябрь, җомга көнне киез итек-киез комбинатының кибетеннән дә саклау камерасында рюкзак калдырылган, дигән хәбәр алынган иде. Шулай ук тиз арада тикшерү эшләре башкарылды. Рюкзакның 12 ноябрь көнне итек алырга килгән Кизнер кешесе онытып калдырганлыгы билгеле булды. Ул сумкасын килеп алды.

Район халкыннан игътибарлы булуларын сорыйбыз. Чит-ят, хуҗасыз сумка, сәер предметлар күргән очракта кичекмәстән 02 телефоны аша полициягә хәбәр итәргә кирәк.

Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев