Хәбәрләр

Кукмарада “Наркотикларсыз тормыш” акциясе бара

Әлеге акция кысаларында район китапханәләрендә укучылар белән күптөрле чаралар уза. -Балыклыда китап укучыларга "Наркомания - кешелек дошманы", Вахиттә "Тормыш матур, күрә белсәң, тормыш матур, яши белсәң" дигән презентацияләр күрсәтелде, Манзараста "Яман белән дус булма!", Аш.Буҗида "Замана афәтеннән сакланыйк", Лубянда "Наркотик - җәһәннәмгә билет" дигән әңгәмәләр оештырылды. Балалар һәм Үзәкләштерелгән һәм...

Әлеге акция кысаларында район китапханәләрендә укучылар белән күптөрле чаралар уза.

-Балыклыда китап укучыларга "Наркомания - кешелек дошманы", Вахиттә "Тормыш матур, күрә белсәң, тормыш матур, яши белсәң" дигән презентацияләр күрсәтелде, Манзараста "Яман белән дус булма!", Аш.Буҗида "Замана афәтеннән сакланыйк", Лубянда "Наркотик - җәһәннәмгә билет" дигән әңгәмәләр оештырылды. Балалар һәм Үзәкләштерелгән һәм балалар китапханәләрендә дә яман гадәтләргә багышланган дәресләр үтә, китап укучыларга листовка-белешмәләр ясап таратыла, - дип хәбәр итте район үзәк китапханәсенең методик-библиографик бүлек мөдире Рушания Измайлова.

фото: http://www.ddkrodnik.ru/10401092108010961072.html

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев