Кукмарада әлегә җылы, ә Америкада... хәлләр бар!
Җир өсте ак кар капланып, әче җилләр исә башлагач кына, көннәр кабат җылынып китте. Иртәгә күк йөзе болытлы булачак, көндез 6 градус җылылык сакланачак. Синоптиклар белдерүенчә, берсекөнгә дә безне шундый һава торышы көтә. Тик көндезге температура бераз түбән, +4 градус кына, кичен бераз яңгыр булырга мөмкин. Мондый көннәргә сөенеп яшик...
Җир өсте ак кар капланып, әче җилләр исә башлагач кына, көннәр кабат җылынып китте. Иртәгә күк йөзе болытлы булачак, көндез 6 градус җылылык сакланачак. Синоптиклар белдерүенчә, берсекөнгә дә безне шундый һава торышы көтә. Тик көндезге температура бераз түбән, +4 градус кына, кичен бераз яңгыр булырга мөмкин. Мондый көннәргә сөенеп яшик әле, башка җирләрдә күпме табигать казалары булып тора. Америка Кушма штатларының Флорида штатында диңгез култыгыннан кинәт кенә күтәрелгән өермә юлдан баручы фурага ябырылып, аны җирдән күтәреп алган. Бу әлеге илнең почта хезмәте йөк машинасы булган. Әйтерсең, өермә аны сагалап кына торган. Шоферга зыян килмәгән, ә җиргә коелган корреспонденцияне җыеп алганнар. Бу хакта "Новости гисметео" сайты хәбәр итә.
фото http://inqs.karnage.ru/uploads/posts/2011-01/1294642379_5e47e0fb101390c5e82329358e50bcb4.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев