Хәбәрләр

Кукмарада Коръән укучылар бәйгесе узачак

28 март, шимбә көнне Кукмара мәдрәсәсе бинасында район күләмендә Коръән укучылар бәйгесе үткәрелә. Бәйгедә барлык теләүчеләр - балалар да, олылар да катнаша ала (яшь чикләнмәгән). Катнашучылар яше буенча берничә төркемгә бүленәчәк. Һәр төркемдә түбәндәге номинацияләр билгеләнә: 1. 5 һәм әзрәк сүрәне яттан белү; 2. Коръәннең ахыргы 10 сүрәсен яттан белү...

28 март, шимбә көнне Кукмара мәдрәсәсе бинасында район күләмендә Коръән укучылар бәйгесе үткәрелә. Бәйгедә барлык теләүчеләр - балалар да, олылар да катнаша ала (яшь чикләнмәгән). Катнашучылар яше буенча берничә төркемгә бүленәчәк.

Һәр төркемдә түбәндәге номинацияләр билгеләнә:

1. 5 һәм әзрәк сүрәне яттан белү;

2. Коръәннең ахыргы 10 сүрәсен яттан белү ("Фил"дән "Нәс"кә кадәр);

3. Коръәннең ахыргы 20 сүрәсен яттан белү ("Әддухә"дән "Нәс"кә кадәр);

Ир-егетләр һәм хатын-кызлар аерым ярыша. 1-2-3нче урын алучыларга бүләк тапшырыла. Башлана 8 сәгать 30 минутта.

фото: http://www.islamnews.ru/lite-7062.html


Нет комментариев