Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада кар өемнәре белән ничек көрәшәләр?

"Чиста шәһәр" оешмасы хезмәткәрләре кар белән төн йокыларын калдырып көрәште. Өлкән мастер Рафисә Хаҗиәхмәтованың әйтүенә караганда, кичә иртәнге сәгать икенче яртыда барчасы шәһәребез урамнарында булган. 19 берәмлек техника, шул исәптән, ике төягеч, өч грейдер, биш МТЗ-82 тракторы, төрле эшләрне башкара торган ике юл машинасына эш хәтта көн буена да җитәрлек...

"Чиста шәһәр" оешмасы хезмәткәрләре кар белән төн йокыларын калдырып көрәште. Өлкән мастер Рафисә Хаҗиәхмәтованың әйтүенә караганда, кичә иртәнге сәгать икенче яртыда барчасы шәһәребез урамнарында булган. 19 берәмлек техника, шул исәптән, ике төягеч, өч грейдер, биш МТЗ-82 тракторы, төрле эшләрне башкара торган ике юл машинасына эш хәтта көн буена да җитәрлек булды: буран туктамады бит. Биш КамАЗ автомобиле, иртәнге сәгать биштән башлап, карны шәһәрдән читкә ташып торды. Техникага мастер белән унбиш эшче ярдәмгә килгән.

-Билгеләнгән маршрут буенча урамнарны бер кат чистартканнан соң, янәдән икенче тапкыр чыктылар, аннары башка урамнарга күчтеләр, - ди Рафисә ханым. - Тротуарларны кардан арындыруда исә Т-25 һәм ике кечкенә төягеч эшли.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев