Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада “Ел укытучысы-2014” бәйгесенә йомгак ясалды (+фото)

Манзарас урта мәктәбендә "Ел укытучысы - 2014" бәйгесенең район турына йомгак ясалды. Әлеге конкурс кысаларында "Иң яхшы сыйныф җитәкчесе", "Иң яхшы математика укытучысы", "Ел тәрбиячесе", "Педагог-китапханәче" дә ачыкланды. "Иң яхшы сыйныф җитәкчесе" бәйгесендә беренче урынны Кукмара өченче мәктәбе укытучысы Рәсүлә Гыйльметдинова, икенче урынны - күппрофильле лицейдан Руслан Гайнанов, өченче урынны...

Манзарас урта мәктәбендә "Ел укытучысы - 2014" бәйгесенең район турына йомгак ясалды. Әлеге конкурс кысаларында "Иң яхшы сыйныф җитәкчесе", "Иң яхшы математика укытучысы", "Ел тәрбиячесе", "Педагог-китапханәче" дә ачыкланды.

"Иң яхшы сыйныф җитәкчесе" бәйгесендә беренче урынны Кукмара өченче мәктәбе укытучысы Рәсүлә Гыйльметдинова, икенче урынны - күппрофильле лицейдан Руслан Гайнанов, өченче урынны Зур Кукмара мәктәбеннән Наилә Шәфигуллина алды.

"Иң яхшы математика укытучысы"нда җиңүчеләр булып Кукмара 4нче мәктәбеннән Наилә Низамова (1 урын), күппрофильле лицейдан Гөлфия Муллахмәтова (2 урын), Манзарас мәктәбеннән Эльмира Шакировалар (3 урын) табылды.

"Ел укытучысы" җиңүчесе исемен Манзарас мәктәбенең инглиз теле укытучысы Ләйсән Фазлыева алды. Икенче урынга күппрофильле лицейның инглиз теле укытучысы Диләрә Семенова чыкты, ә өченче урыннарны Кукмара 3нче мәктәбеннән Гөлфия Сәләхетдинова, Лельвиж мәктәбенең удмурт теле һәм әдәбияты укытучысы Людмила Михайловалар бүлеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk