Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара үзешчәннәре Универсиада Паркында чыгыш ясады

9 июльдә районыбыздан 215 кеше Универсиада-2013 Уеннары кысаларында Универсиада Паркында оештырылган мәдәни чарада катнашып кайттылар. Үзешчән артистларыбыз татарларның "Нурминкә бизәкләре", мариларның "Кнавел", удмуртларның "Инвожо", керәшеннәрнең "Карендәшләр" фольклор ансамбльләре, "Ләйсән", "Улыбка", "Импульс", "Выше радуги", "Җәүһәр" һәм "Сөмбелә", "Чәчкә", "Энҗе", "Акварель" ансамбльләре, "Баламишкин" гармунчылары - Кукмара җирлегендә яшәүче милләтләрнең гореф-гадәтләрен, йолаларын чагылдырган...

9 июльдә районыбыздан 215 кеше Универсиада-2013 Уеннары кысаларында Универсиада Паркында оештырылган мәдәни чарада катнашып кайттылар. Үзешчән артистларыбыз татарларның "Нурминкә бизәкләре", мариларның "Кнавел", удмуртларның "Инвожо", керәшеннәрнең "Карендәшләр" фольклор ансамбльләре, "Ләйсән", "Улыбка", "Импульс", "Выше радуги", "Җәүһәр" һәм "Сөмбелә", "Чәчкә", "Энҗе", "Акварель" ансамбльләре, "Баламишкин" гармунчылары - Кукмара җирлегендә яшәүче милләтләрнең гореф-гадәтләрен, йолаларын чагылдырган чыгышлар күрсәттеләр. Шулай ук концерт программасында Гөлназ Гарифҗанова, Алсу Минһаҗева, Руфинә Габделхәева, Марат Мөхәммәтшин, Нәкыя Орловалар да катнашты. Районыбызның иң яхшы коллективлары Сабантуй һәм Универсиадага багышлап әзерләнгән программаны сәхнәләштерүдә өлеш керттеләр.

фото: http://www.sports.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk