Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара укучылары үзләренең киез эшләнмәләре белән бәйгеләрдә җиңү арты җиңү яулый

Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең "Art-valenok" остаханәсендә шөгыльләнүче укучыларының киез эшләнмәләре "Ватан" республикакүләм халык иҗаты фестивалендә беренче урынны алды. "Voilok-Fashion" студиясе кызлары Евгения Кузьмина, Елена Демьянова әзерләгән балалар костюмнары да яшь дизайн һәм модельерлар конкурсында беренче дәрәҗә лауреат булды. Жюри әгъзалары яшь модельләр Айгөл Сөләйманова, Руфинә Галәвиева, Руфинә Кәримова, Алина Искандерова,...

Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең "Art-valenok" остаханәсендә шөгыльләнүче укучыларының киез эшләнмәләре "Ватан" республикакүләм халык иҗаты фестивалендә беренче урынны алды. "Voilok-Fashion" студиясе кызлары Евгения Кузьмина, Елена Демьянова әзерләгән балалар костюмнары да яшь дизайн һәм модельерлар конкурсында беренче дәрәҗә лауреат булды. Жюри әгъзалары яшь модельләр Айгөл Сөләйманова, Руфинә Галәвиева, Руфинә Кәримова, Алина Искандерова, Айгөл Шафиковаларның чыгышларын да аерым билгеләп үтте. "Тамашачылар мәхәббәте" дипломына исә сәнгать бүлеге укытучысы Гүзәл Әхмәтшина лаек булды.

Укучыларның киездән тегелгән эшләнмәләре төбәкара конкурска да тәкъдим ителгән иде. Һөнәри төркем укучысы Гөлназ Камалованың хезмәте беренче урынны алды. Шулай ук башка укучыларга да хезмәтләре өчен махсус диплом һәм призлар тапшырылды. Бу хакта сәнгать бүлеге мөдире Ләйлә Низамова хәбәр итте.

фото: http://art16.ru/gallery2/v/artgal/voilok/IMG_3761.JPG.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk