Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара суд залында мошенниклык эше каралды

Сабак алырмы? Күптән түгел Кукмара район судында мошенниклык буенча эш каралды. Сабада яшәүче элек тә хөкем ителгән Г.Р. эш урыныннан файдаланып, алдау юлы белән чит кеше мөлкәтен урлый. 24 яшьлек Г. Кукмарадагы "Евросеть" салонында консультант булып эшли. Узган елның 26 маенда ул әле күптән түгел генә биредә кәрәзле телефоны өчен...

Сабак алырмы?
Күптән түгел Кукмара район судында мошенниклык буенча эш каралды. Сабада яшәүче элек тә хөкем ителгән Г.Р. эш урыныннан файдаланып, алдау юлы белән чит кеше мөлкәтен урлый.
24 яшьлек Г. Кукмарадагы "Евросеть" салонында консультант булып эшли. Узган елның 26 маенда ул әле күптән түгел генә биредә кәрәзле телефоны өчен сим-карта алган Б.А.ның паспорт мәгълүматларын кулланып "Ренессанс-Кредит" банкына акча сорап запрос юллый. Банктан "Кукуруза" виртуаль картасыннан файдаланып, MasterCard түләү системасы аша 30 мең сум акча алырга мөмкин дигән рөхсәт алына. Шуннан соң Г. рөхсәт сорап тормыйча, Б. А. исеменнән килешү төзи, әлеге килешүгә Б.А. булып кул куя. Үзе тарафыннан чит кеше исеменә рәсмиләштерелгән "Кукуруза" картасын активлаштырып, банктан 29 мең 170 сум акча ала.
Җайлы гына акча эшләү ысулын аңлап алган Г. моның белән генә тукталып калмый. Берничә айдан соң, 2 июльдә, шушы ук юл белән, инде икенче кеше исеменә рәсмиләштереп, әлеге банктан 28900 сум акча ала.
Зыян күрүчеләрдән беренче дәгъвалар алынуга, тикшерүчеләр акча үзләштерүченең кем икәнлеген ачыклыйлар.
Г. үзенең гаебен танып, барысын да сөйләп бирә. Эш урыныннан яхшы характеристика, ике кечкенә баласы барлыгын исәпкә алып, суд Г.ны 2 елда 6 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итә, алынган акчаларның барысы да хөкем ителүче тарафыннан банкка кире кайтарыла.
Бу юлы да сабак алырмы икән ул?!

Югалып калма!
Г.Р.ның кармагына эләккән беренче зыян күрүче минем танышым булып чыкты.
-Берзаман банк коллекторлары (банкка әҗәтләрне кайтару буенча эшләүчеләр. -авт) өйгә, эш урыныма шалтыратып, бурычыбыз барлыгы, инде өч ай дәвамында банкка түләү кертелмәве турында шалтыратып әйтә башладылар, - диде ул. -Бернинди дә банкка бурычыбыз булмаганлыктан, прокуратурага дәгъва язарга туры килде. Андагы хезмәткәрләр мошенникның кем булуын тиз ачыкладылар. Ә коллекторлар рухи зыянны капладылар.

фото http://webgorlovka.com.ua/index.php?do=tags&tag=%CC%D2%D1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk