Кукмара суд приставлары бурычлыларга 25 миллион сумга якын арест салган
Татарстан Республикасы буенча федераль суд приставлары Идарәсенең Кукмара район бүлеге тарафыннан быелның 10 аенда 6531 эш кузгатылган, шуларның 6117се ябылган. Агымдагы елның 10 аена 6 миллион 679 мең сумлык салым, 1 миллион 388 мең сумлык штраф, 830 мең 895 сумлык башкару җыелмасы җыелган. Бурычлары булганнарның милкенә гомуми суммасы 24 миллион...
Татарстан Республикасы буенча федераль суд приставлары Идарәсенең Кукмара район бүлеге тарафыннан быелның 10 аенда 6531 эш кузгатылган, шуларның 6117се ябылган.
Агымдагы елның 10 аена 6 миллион 679 мең сумлык салым, 1 миллион 388 мең сумлык штраф, 830 мең 895 сумлык башкару җыелмасы җыелган.
Бурычлары булганнарның милкенә гомуми суммасы 24 миллион 725 мең сум булган 74 арест салынган.
Судлар эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итүче суд приставлары тарафыннан 5 чит ил гражданины һәм гражданлыгы булмаган затлар. Россия Федерациясеннән чыгарылып җибәрелгән.
Гомуми суммасы 48 миллион 908 мең сумны тәшкил иткән бурычы булганнарга 175 карар чыгарылган һәм аларның Россия Федерациясеннән вакытлыча чыгулары чикләнгән.
Суд тарафыннан билгеләнгән административ штрафларны түләмәгән 36 кешегә административ беркетмә төзегән.
фото: http://allnews.org.ua/politics/page4659/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев