Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара Сабан туеның бәйрәм программасында ниләр генә юк!

Район башлыгы карары нигезендә Кукмара район Сабан туе Киндеркүл тугаенда 7 июньдә үткәреләчәк. Сабантуй сәгать 10.00дә балалар көрәше белән башлана. Сәгать 11.00дә хезмәт алдынгыларын хөрмәтләү була. Бәйрәм программасында: -театральләштерелгән тамаша; -өлкәннәр һәм үсмерләр арасында төрле үлчәү категорияләрендә милли көрәш; -гер күтәрү: ирләр, үсмерләр, хатын-кызлар; -3 үлчәү категориясендә кул көрәштерү: ирләр...

Район башлыгы карары нигезендә Кукмара район Сабан туе Киндеркүл тугаенда 7 июньдә үткәреләчәк. Сабантуй сәгать 10.00дә балалар көрәше белән башлана. Сәгать 11.00дә хезмәт алдынгыларын хөрмәтләү була.

Бәйрәм программасында:

-театральләштерелгән тамаша;

-өлкәннәр һәм үсмерләр арасында төрле үлчәү категорияләрендә милли көрәш;

-гер күтәрү: ирләр, үсмерләр, хатын-кызлар;

-3 үлчәү категориясендә кул көрәштерү: ирләр һәм хатын-кызлар, үсмерләр һәм кызлар;

-ат чабышы;

-шахмат (ирләр, хатын-кызлар);

-шашка (ирләр, хатын-кызлар);

-җиңел атлетика (ирләр, хатын-кызлар);

-турникта тартылу;

-колгага менү;

-волейбол;

-аркан тартышу;

-спорт гаиләләре ярышы. Командада 3 кеше - әти, әни, 13 яшьтән узган бала булырга тиеш (дартс, җиңел атлетика, шашка);

-муен белән бау тарту;

-таяк тарту;

-капчык сугышы;

-бүләкләр кисү;

-чиләк белән су ташу;

-чүлмәк вату;

-утын кисү;

-авызга кашык кабып йөгерү;

-14.00 сәгатьтә ат чабышы.

Уеннарга барлык теләүчеләр кертелә.

1, 2, 3нче урыннарны алучыларга кыйммәтле призлар тапшырыла. Сабантуйда республиканың һәм районның танылган артистлары, коллективлары чыгыш ясаячак, сәүдә, җәмәгать туклануы предпртиятиеләре, шәхси эшмәкәрләр хезмәт күрсәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk