5 июнь 2014 яңалыклары
-
Кукмара Сабан туеның бәйрәм программасында ниләр генә юк!
Район башлыгы карары нигезендә Кукмара район Сабан туе Киндеркүл тугаенда 7 июньдә үткәреләчәк. Сабантуй сәгать 10.00дә балалар көрәше белән башлана. Сәгать 11.00дә хезмәт алдынгыларын хөрмәтләү була. Бәйрәм программасында: -театральләштерелгән тамаша; -өлкәннәр һәм үсмерләр арасында төрле үлчәү категорияләрендә милли көрәш; -гер күтәрү: ирләр, үсмерләр, хатын-кызлар; -3 үлчәү категориясендә кул көрәштерү: ирләр...
-
Бөтенроссия яшьләр форумында катнаш һәм үзеңнең талантыңны күрсәт
13 июльдән 10 августка кадәр яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык Тверь өлкәсендә "Селигер - 2014" Бөтенроссия яшьләр форумы уздыра. Яшьләр һәм бер төркем яшьләр командаларына әлеге чарада катнашып үзләренең талантын күрсәтү, тарафдарлар табу, җәмәгать һәм дәүләт ярдәме алу мөмкинлеге бирелә. Форумның шартлары турындагы мәгълүмат белән www.forumseliger.ru сайтында танышырга мөмкин. фото:...
-
“Шәфкать” балалары дәваханәнең профилактика мөдире белән очрашты
"Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә район үзәк дәваханәсенең профилактика кабинеты мөдире Елена Исаева белән очрашу оештырылды. Очрашуда сүз балаларны ВИЧ, СПИД кебек куркыныч авырулардан ничек сакларга, шулай ук җенси тәрбия турында барды. Иң элек балалар өчен ата-аналар җаваплы. Алар ул-кызының үз-үзен тотышып, кемнәр белән аралашуын контрольдә тотарга тиеш.
-
Районыбызның өч укучысы “ИТ-чемпион” бәйгесендә җиңү яулады
Республика күләмендә бара торган "Ит-чемпион" бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көндә порталда 36432 яңа шәхси кабинет булдырылды. Укучылар өчен конкурс ике этапта уздырыла. "Иң актив укучы" номинациясендә җиңүчеләр - ноутбуклар, ә "Иң актив мәктәпләр" интерактив җиһазлар комплекты һәм мобиль класслар белән бүләкләнәчәк. Баллар исәпләүгә нигезләнгән "Иң актив укучы" номинациясенең беренче этабы...
-
Район Советында узган утырышта сүз бәйрәмнәр вакытында җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү турында барды
Район Советында террорга каршы комиссия каршында төзелгән пропаганда эшче төркеменең чираттагы утырышы узды. Анда террорлык актларын кисәтү буенча чаралар планы төзелде, милли бәйрәмебез Сабантуй, мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре, массакүләм чаралар үткәргән вакытта җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү, гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта халыкның игътибарлылыгын арттыру, аңлату эшләре алып баруның мөһимлеге хакында...
-
Кукмара балалары “Степа абый – полиция хезмәткәре” дигән уенчыклар конкурсында катнашты
"Балаларга өмет бүләк ит" акциясе кысаларында "Степа абый - полиция хезмәткәре" Бөтенроссия балалар иҗаты конкурсына нәтиҗә ясалды. Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча Мәдәният үзәгендә оештырылган бәйрәм чарасында кукмаралылар да катнашты. Гөлфинә һәм Әлфинә Вәлиева, Артем Ермолаев, Вальмир Мәнапов, Гөлнара Ханнановалар бәйгегә кулдан ясалган уенчыклар тәкъдим иткәннәр иде. Мәдәният үзәгендә балалар...
-
Сабантуй бәйрәмен хәвеф-хәтәрләрсез уздырыйк
Көтеп алынган бәйрәм - Сабантуйлар вакытында район халкыннан юлларда аеруча сак һәм игътибарлы булуларын сорыйбыз. Транспортны тиешле урыннарга гына кую, тизлекне саклау, таләп ителгән кагыйдәләрне үтәү бурычы һәркемгә дә кагыла. Бәйрәм тәмамланганнан соң, машиналар белән кузгалып киткәнче, әйләнә-тирәгә күз йөртеп чыгарга кирәк. Кайбер "кәеф"ләнеп китүчеләрнең, күләгә дип, автомобиль тирәсенә елышып,...