Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара районында мәктәпләрнең күбесендә тынлык

Бу көннәрдә Кукмарада аеруча салкын һава торышы саклана. Түбәнлекләрдә температура -40 градуска кадәр төште. Бүген дә көн бик салкын. Мәктәпләрнең дә күбесендә тынлык. Берничә белем йортына шалтыраткан идек, мәктәп җылы, килгән балаларны укытабыз, диләр укытучылар. Бүген Кукмара 1нче гимназиясендә 341 баланың - 19ы, күппрофильле лицейда 749 укучының - 128е, 4нче...

Бу көннәрдә Кукмарада аеруча салкын һава торышы саклана. Түбәнлекләрдә температура -40 градуска кадәр төште. Бүген дә көн бик салкын.

Мәктәпләрнең дә күбесендә тынлык. Берничә белем йортына шалтыраткан идек, мәктәп җылы, килгән балаларны укытабыз, диләр укытучылар.

Бүген Кукмара 1нче гимназиясендә 341 баланың - 19ы, күппрофильле лицейда 749 укучының - 128е, 4нче мәктәптә 520 укучының 31е укырга килгән, Кукмара 3нче урта мәктәбендә дә беренче сменада 46 бала бар. Манзарас мәктәбендә бүген 351 укучының 23е укый. Авыл мәктәпләренә килсәк, Югары Чура, Түбән Үрәс мәктәпләрендә, Зур Сәрдек гимназиясендә бүген бер бала да укырга килмәгән.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы да түбән һава температурасы булганда мәктәпләрдә дәресләр үткәрелмәвен искәртә:

Сыйныфлар

Авыл мәктәпләре

Шәһәр мәктәпләре

I - IVсыйныфлар

-23 градус

-25 градус

V - IX сыйныфлар

-25 градус

-27 градус

X - XI сыйныфлар

-30 градус

-32 градус

Шул ук вакытта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һава температурасы -25C һәм аннан да түбән булганда балаларны мәктәп автобусларында йөртүне һәм муниципаль берәмлекләрдән читкә алып чыгуны туктатып тору кирәк, дип саный.

фото: http://www.fakttv.ru/news/na/5063/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk