Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара районында кайберәүләр әти-әниләренә кул күтәрүдән дә тайчынмый

26 апрельдән 3 майга кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегендә 82 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның бишесе җинаятьләр турында. -29 апрельдә, көндезге сәгать өчләр тирәсендә, 44 яшьлек Чишмәбаш авылы кешесе өендә әти-әнисен кыйный; -30 апрельдә, 23.15 сәгатьләр тирәсендә, 58 яшьлек Зур Кукмара кешесе, кулына пычак тотып, хатынына...

26 апрельдән 3 майга кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегендә 82 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның бишесе җинаятьләр турында.

-29 апрельдә, көндезге сәгать өчләр тирәсендә, 44 яшьлек Чишмәбаш авылы кешесе өендә әти-әнисен кыйный;

-30 апрельдә, 23.15 сәгатьләр тирәсендә, 58 яшьлек Зур Кукмара кешесе, кулына пычак тотып, хатынына үтерү белән яный;

-15 апрельдә Ядегәр авылында яшәүче ике яшь кеше электр кабеле урлый;

-2 майда, кичке сәгать 9лар тирәсендә, билгесез зат поселокның Казанцево урамында туктап торган машинадан хатын-кыз сумкасы урлый.

Әлеге периодта район территориясендә 8 юл фаҗигасе булган, аларда 4 кеше зыян күргән. Төрле административ хокук бозулар өчен 95 кеше административ җаваплылыкка тартылган.

Чыганак: http://kukmor-ovd.ru/news/new?id=142

фото: https://yandex.ru/clck/redir

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk