Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара районы пенсионерлары Олыяз җирлегендә сәяхәттә булды

Ноябрь ахырында пенсионерлар Союзының район бүлекчәсе карамагында эшләп килүче өлкәннәр университетының "Туган якны өйрәнү" факультеты тыңлаучылары Олыяз җирлегенә сәяхәт итеп, мәдәният йортындагы музей эше белән таныштылар. Музей җитәкчесе Зөлхәбирә Якупова, ветеран укытучы Рәсимә Сәләховаларның мавыктыргыч әңгәмәләрендә катнаштылар. Сәяхәт музейга башлангыч биргән Олыяз урта мәктәбендә дәвам итте. Мәктәп директоры Гомәр Хашим...

Ноябрь ахырында пенсионерлар Союзының район бүлекчәсе карамагында эшләп килүче өлкәннәр университетының "Туган якны өйрәнү" факультеты тыңлаучылары Олыяз җирлегенә сәяхәт итеп, мәдәният йортындагы музей эше белән таныштылар. Музей җитәкчесе Зөлхәбирә Якупова, ветеран укытучы Рәсимә Сәләховаларның мавыктыргыч әңгәмәләрендә катнаштылар. Сәяхәт музейга башлангыч биргән Олыяз урта мәктәбендә дәвам итте. Мәктәп директоры Гомәр Хашим улының "Кар десанты" башкарган игелекле хезмәте турында тәфсилләп сөйләве турында, мәктәптә балаларга аң-белем һәм тәрбия бирүнең куелышын үз күзләре белән күргән сәяхәтче өлкәннәр соклануларын яшерә алмадылар. Талантлы балаларның концерты һәм "Урал" хуҗалыгы көче белән әзерләнгән чәй табыны да өлкәннәрнең күңеленә хуш килде.

фото: http://vk.com/photo-1327945_320829210

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев