Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара полициясе “Сандугач” кибетендәге банкоматны таларга җыенган каракларны эзли

22-23 октябрьдә төнге сәгать унбердән иртәнге сәгать 7.45кә кадәрге вакыт аралыгында билгесез затлар, пыяла пластик материалдан ясалган керү ишегенең биген, рәшәткәле ишекнең асылмалы йозагын ватып, поселокның Ворошилов урамы, 20"а" адресы буенча урнашкан "Сандугач" кибетенә үтеп керәләр. Караклар әлеге кибеттә урнашкан "Ак Барс" Банкы җәмгыяте банкоматының уеп куелган биге булган алгы...

22-23 октябрьдә төнге сәгать унбердән иртәнге сәгать 7.45кә кадәрге вакыт аралыгында билгесез затлар, пыяла пластик материалдан ясалган керү ишегенең биген, рәшәткәле ишекнең асылмалы йозагын ватып, поселокның Ворошилов урамы, 20"а" адресы буенча урнашкан "Сандугач" кибетенә үтеп керәләр. Караклар әлеге кибеттә урнашкан "Ак Барс" Банкы җәмгыяте банкоматының уеп куелган биге булган алгы ишеген ваталар. Банкоматның корпусында аны ачкан эзләр бар, акчалар урланмаган. Кибеттән контроль-касса машинасының система блогы урланган.

Әлеге факт буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең тикшерү бүлекчәсе тарафыннан җинаять эше кузгатылды.

Җинаятьне башкаруда катнашы булган затлар турында нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларның Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенә 02, 2-70-80 номерлары аша хәбәр итүләрен сорыйбыз. Анонимлык һәм бүләк гарантияләнә.

Республикада авыл советы, башкарма комитет биналарына, банкомат булган урыннарга үтеп керү, банкоматларны вату фактлары артты. Һәркем үз милкенә карата игътибарлы булсын иде. Оешма-предприятие, кибетләрне сак хезмәтенә тоташтырып, видеокүзәтү җайланмасы урнаштырып та көтелмәгән "кунак"лардан сакланырга мөмкин.

Рамил Нургалиев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең начальнигы.

фото: http://szokshop.nazwa.pl/ad/internet-theft

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk