Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара полициясе кәрәзле телефон урлаучының эзенә төшкән

Узган елның 27 декабреннән агымдагы елның 2 гыйнварына кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частендә 112 гариза һәм хәбәр алынды, шуларның икесе җинаятьләр турында иде, дип яза kukmor-ovd.ru сайты. 2015 елның 28 декабрендә, кичке сәгать бишләр тирәсендә үз өендә 42 яшьлек ир кеше, кулына пычак тотып, әнисенә үтерү белән яный....

Узган елның 27 декабреннән агымдагы елның 2 гыйнварына кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частендә 112 гариза һәм хәбәр алынды, шуларның икесе җинаятьләр турында иде, дип яза kukmor-ovd.ru сайты.

2015 елның 28 декабрендә, кичке сәгать бишләр тирәсендә үз өендә 42 яшьлек ир кеше, кулына пычак тотып, әнисенә үтерү белән яный.

2015 елның 25 декабрендә 12.00-15.00 сәгатьләрдә билгесез зат поселокның Ворошилов урамындагы йортларның берсенең фатирыннан кәрәзле телефон урлый. Әлеге җинаятьне башкарган кешенең кем булуы ачыкланды.

Әлеге чорда район территориясендә 22 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, бер кешенең гомере өзелде. Төрле административ хокук бозулар өчен 81 кеше административ җаваплылыкка тартылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk