Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара мәдрәсәсендә “Мөслимнәр бәйгесе” үтте

Кукмара үзәк мәдрәсәсендә белем алучы шәкертләр арасында "Мөслимнәр бәйгесе" уздырылды. Узган ел ул хатын-кызлар өчен оештырылган булса, быел биредә ир-атлар көч сынашты. Бәйгедә "Яшел түбәтәйләр", "Ак чалмалар", "Ислам баганалары" һәм "Кукмара ишаннары" дип аталган алтышар кешелек командалар катнашты. Уен шартлары буенча, командаларга сәламләү, азан әйтү, Коръән уку, вәгазь сөйләү, мәдрәсәдә...

Кукмара үзәк мәдрәсәсендә белем алучы шәкертләр арасында "Мөслимнәр бәйгесе" уздырылды. Узган ел ул хатын-кызлар өчен оештырылган булса, быел биредә ир-атлар көч сынашты.

Бәйгедә "Яшел түбәтәйләр", "Ак чалмалар", "Ислам баганалары" һәм "Кукмара ишаннары" дип аталган алтышар кешелек командалар катнашты. Уен шартлары буенча, командаларга сәламләү, азан әйтү, Коръән уку, вәгазь сөйләү, мәдрәсәдә өйрәнелүче фәннәр буенча викторина сорауларына җавап табу, нәшидләр (дини җырлар) башкару, спорт чараларында катнашу, җиләк-җимешләрдән экибана ясау кебек дистәдән артык сынау хәзерләнгән иде.

Туембаштан Фәрит Хәләветдинов, Кукмарадан Марат Хәсәнов алып барган чара берничә сәгатькә сузылды. Уеннарны тамаша кылырга районның төрле авылларыннан дин кардәшләр җыелган иде. Уен нәтиҗәләре буенча, беренчелекне "Кукмара ишаннары" командасы яулады. Икенче урын "Ислам баганалары", өченче урын "Яшел түбәтәйләр" һәм "Ак чалмалар" командаларына бирелде.

"Мөслимнәр бәйгесе"нең оештыручылары булып Кукмара үзәк мәдрәсәсе һәм Татарстан Республикасының Диния нәзарәте торды. Бәйгенең жюри составында мөфтиятнең мәгариф һәм фән бүлеге хезмәткәрләре Айдар Карибуллин, Айнур Йосыпов, Нәзирә Гыйззәтуллина, район мәдрәсәсе мөгаллимнәре һәм Мамадыш мәдрәсәсе директоры Габдрахман хәзрәт Хәбибуллиннар да бар иде. Бәйгедә барлык катнашучыларга район иганәчеләре һәм Диния нәзарәте әзерләгән бүләкләр тапшырылды.

Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА. Нияз Сабирҗанов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X