Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара мәдрәсәсе яңа уку елына шәкертләр җыя

Кукмара мәдрәсәсе 2013-2014 нче уку елына укучылар кабул итә. Укырга барлык теләүчеләр кабул ителә: балалар 11 - 12 яшьтән, олылар өчен яшь чикләнмәгән. Һәркем үзенә уңайлы уку вакытын сайлый ала (иртә, көндез, кич). Программада: ислам дине нигезләре, әхлак, шәригать, гарәп язуы, изге Коръән һәм башка фәннәр. Башлангыч бүлектә дәресләр атнага...

Кукмара мәдрәсәсе 2013-2014 нче уку елына укучылар кабул итә. Укырга барлык теләүчеләр кабул ителә: балалар 11 - 12 яшьтән, олылар өчен яшь чикләнмәгән. Һәркем үзенә уңайлы уку вакытын сайлый ала (иртә, көндез, кич). Программада: ислам дине нигезләре, әхлак, шәригать, гарәп язуы, изге Коръән һәм башка фәннәр.

Башлангыч бүлектә дәресләр атнага 1-2 көн үткәрелә, уку вакыты - 3 ел (башлангыч дини белем алуны раслаучы Шәһадәтнамә бирелә). Кичке бүлектә дәресләр атнага 3 көн, уку вакыты 4 ел (имам-хатыйб, ислам дине нигезләре мөгаллиме белгечлеге буенча урта-махсус дини белем алуны раслаучы Диплом бирелә).

Укырга керергә теләүчеләр өчен беренче оештыру җыелышы 22 сентябрь якшәмбе көнне була. Ул Үзәк мәчет бинасында иртәнге сәг. 9 да башлана. Анда уку тәртибе белән танышырга, вәгазь тыңларга мөмкин булачак.

Элемтә өчен телефон: 2-66-75, 892 70 35 09 04

фото: http://images.yandex.ru/yandsearch

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара мәдрәсә ислам

erid: 2VtzqxWHLUk