Ислам тег белән яңалыклар
-
Кукмара мәдрәсәсе яңа уку елына шәкертләр җыя
Кукмара мәдрәсәсе 2013-2014 нче уку елына укучылар кабул итә. Укырга барлык теләүчеләр кабул ителә: балалар 11 - 12 яшьтән, олылар өчен яшь чикләнмәгән. Һәркем үзенә уңайлы уку вакытын сайлый ала (иртә, көндез, кич). Программада: ислам дине нигезләре, әхлак, шәригать, гарәп язуы, изге Коръән һәм башка фәннәр. Башлангыч бүлектә дәресләр атнага...
-
Кукмарада "Иман кичәсе" узды
6 июньдә район Мәдәният йортында "Мөселманнар җыены" кысаларында "Иман кичәсе" үткәрелде. Биредә район имам-мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин, Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат хәзрәт Курмашин, Татарстан Диния Нәзарәтенең дәгъват бүлеге хезмәткәрләре Нияз хәзрәт Сабиров, Руслар хәзрәт Фәрхетдинов һәм танылган дини җырлар, мөнәҗәтләр башкаручысы Ильяс Халиков, районның төрле авылларыннан дин әһелләре катнашты.
-
Югары Өскебашта изге җирләр турында сөйләштеләр
Югары Өскебаш авылы китапханәсендә Идел буе Болгарында ислам дине кабул ителү уңаеннан урта яшьтәге мәктәп укучылары белән "Изге җиргә сәяхәт" дигән темага әңгәмә узды. Очрашу сорау-җаваплар, викториналар белән үрелеп барды. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch