Мәдрәсә тег белән яңалыклар
-
Кукмара мәдрәсәсе яңа уку елына шәкертләр җыя
Кукмара мәдрәсәсе 2013-2014 нче уку елына укучылар кабул итә. Укырга барлык теләүчеләр кабул ителә: балалар 11 - 12 яшьтән, олылар өчен яшь чикләнмәгән. Һәркем үзенә уңайлы уку вакытын сайлый ала (иртә, көндез, кич). Программада: ислам дине нигезләре, әхлак, шәригать, гарәп язуы, изге Коръән һәм башка фәннәр. Башлангыч бүлектә дәресләр атнага...
-
Бүген Кукмара мәдрәсәсендә вәгазь кичәсе һәм ифтар була
Бүген Кукмара үзәк мәчете һәм мәдрәсәсендә һәр айның беренче пәнҗешәмбесендә оештырыла торган вәгазь кичәсе һәм дин әһелләренең очрашуы була. Рамазан ае уңаеннан әлеге чаралар кысаларында ифтар мәҗлесе дә үткәреләчәк. Биредәге очрашуда вәгазьләр, Рамазан аеның фазыйләтләре турында әңгәмәләр һәм мәхәлләләрнең үзара тәҗрибә уртаклашулары да көтелә. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
-
Кукмарада имамнар җыелышы узды
Кукмара үзәк мәчетендә район имамнарының чираттагы киңәшмәсе узды. Биредә район мәчетләренең имамнары,мәдрәсә мөгаллимнәре һәм Татарстан Диния нәзарәте вәкилләре катнашты. Киңәшмә вакытында барлык имамнарга мөфти тарафыннан имзаланган, имам булып эшләргә рөхсәт бирүче шәхадәтнамәләр тапшырылды.
-
Кукмара мәдрәсәсендә чыгарылыш кичәсе узды
Кукмара мәдрәсәсендә чыгарылыш кичәсе узды. 15 ел элек оешкан дини гыйлем бирүче уку йортыннан быел 14 чыгарылыш чыкты. Мәдрәсәне 93 шәкерт тәмамлады, узган ел чыгарылыш укучылар саны 128 булган. Кукмара районының авылларыннан тыш, Киров өлкәсе, Мамадыш ягыннан да тәмамлаучылар бар. Шулай ук, 999 һәм 1000 нче "выпускник"ны билгеләп үттеләр. Алар...