Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Кукмара кышы” җыр бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Яшь башкаручыларны эзләп табу, аларның башкару һәм сәхнә осталыгын күтәрү, татар җырын популярлаштыру, туган телгә, мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләү максатында районда "Кукмара кышы" татар җыры фестивале узды. Фестивальдә катнашучылар татар халык яки 60, 70нче еллар җырларын һәм үзе теләгән хәзерге заман татар композиторы җырын (барысы 2 җыр) башкарырга тиеш иде. Бәйгедә...

Яшь башкаручыларны эзләп табу, аларның башкару һәм сәхнә осталыгын күтәрү, татар җырын популярлаштыру, туган телгә, мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләү максатында районда "Кукмара кышы" татар җыры фестивале узды.

Фестивальдә катнашучылар татар халык яки 60, 70нче еллар җырларын һәм үзе теләгән хәзерге заман татар композиторы җырын (барысы 2 җыр) башкарырга тиеш иде. Бәйгедә 15тән 35 яшькә кадәрге җыр-моң сөючеләр катнашты.

Фестивальнең сайлап алу турлары Әсән-Елга һәм Зур Сәрдек мәдәният йортларында, ә ярымфинал район Мәдәният йортында үтте.

Гала концертта исә алдагы өч турда җиңеп чыгучылар катнашты.

Гран-прига Марат Мөхәммәтшин ия булды.

Ләйсән Кәшипова - беренче дәрәҗәдәге

Илһам Ганиев, Райнур Вәлиуллиннар - икенче дәрәҗәдәге

Ринат Сөләйманов, Зөбәйдә Хәмәтдинова, Эдуард Даниловлар өченче дәрәҗәдәге лауреатлар булдылар.

Айсинә Сәләхова, Румия Минегалиева, Нурзат Абдуллин, Маннур Вильданов, Рәйхан Газизуллин, Аида Егорова, Фәнис Бариев, Рамил Гозәеров, Нияз Кәримуллиннарга дипломант дипломнары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk