Хәбәрләр

Кукмара командасы укучылар спартакиадасында уңышлы чыгыш ясады

Арчада армспорт буенча укучыларның IX спартакиадасы узды. Анда 1998-99, 1996-97 елгы малайлар һәм кызлар катнашты. Тренер Рузия Габдрахманова сүзләренә караганда, 22 республика командасы арасында кукмаралылар (командада 29 бала) бишенче урынга чыккан. -Вероника Смирнова, Руфинә Вәккасова, Алина Вәккасова (күппрофильле лицей), Гөлназ Солтанова (4нче мәктәп) - икенче, Нэля Кондрашина (күппрофильле лицей), Илүсә...

Арчада армспорт буенча укучыларның IX спартакиадасы узды. Анда 1998-99, 1996-97 елгы малайлар һәм кызлар катнашты.

Тренер Рузия Габдрахманова сүзләренә караганда, 22 республика командасы арасында кукмаралылар (командада 29 бала) бишенче урынга чыккан.

-Вероника Смирнова, Руфинә Вәккасова, Алина Вәккасова (күппрофильле лицей), Гөлназ Солтанова (4нче мәктәп) - икенче, Нэля Кондрашина (күппрофильле лицей), Илүсә Хөсәенова (Зур Сәрдек гимназиясе) - өченче, Ву Мартин, Рузанна Хөсәеновалар дүртенче урыннарны алдылар. Команда составындагы башка балалар да гомумачко туплауда үз өлешләрен керттеләр. Балаларга һәм аларның әти-әниләренә зур рәхмәт җиткерәм. Алга таба да уңышлар телим, - ди ул.

фото: http://ds-nadezhda.ucoz.ru


армспорт Кукмара командасы

Нет комментариев