Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара кешесе "Рассвет" хуҗалыгы басуыннан бәрәңге урлаган

Агымдагы елның 9-15 августында район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда 102 гариза һәм хәбәр кабул ителде, шуларның 14е җинаятьләр турында иде. 8-9 августта, 10.00-18.00 сәгатьләрдә, билгесез зат Кенәбаш авылындагы зираттан кабер өстенә куелган плитәне урлый. 8 августта ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш кабат исереп руль артына...

Агымдагы елның 9-15 августында район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда 102 гариза һәм хәбәр кабул ителде, шуларның 14е җинаятьләр турында иде.

8-9 августта, 10.00-18.00 сәгатьләрдә, билгесез зат Кенәбаш авылындагы зираттан кабер өстенә куелган плитәне урлый.

8 августта ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш кабат исереп руль артына утырган Кукмара һәм Иске Кенә Юмья кешеләре тоткарланды. Аларга карата Россия Җинаятьләр Кодексының 264.1 маддәсе буенча җинаять эшләре кузгатылды.

9 августта, 20.00 сәгатьтә, Кукмарада яшәүче "Рассвет" хуҗалыгының Нырья авылындагы басуындагы бәрәңгегә "кул суза".

Полиция хезмәткәрләре район кешеләренең алдау юлы белән акчаларын үзләштергән ике кешене ачыклаганнар. Алар элек хөкем ителгән Кукмара поселогы кешеләре булган.

15 августта, 15.00-19.00 сәгатьләрдә, билгесез зат Кукмарада яшәүченең өенә үтеп керә һәм кәрәзле телефоннар урлый. Элек хөкем ителгән карак полиция хезмәткәрләре тарафыннан "кайнар эз"ләр буенча тоткарланды.

Гражданнарның банк карталарыннан 4 мең сум акча салдыру буенча ике факт теркәлде.

Әлеге чорда район территориясендә 13 юл-транспорт һәлакәте булды, зыян күрүчеләр юк. Төрле хокук бозулар өчен 126 кеше административ җаваплылыкка тартылды.

Рамил НУРГАЛИЕВ, район эчке эшләр бүлеге начальнигы

фото: https://www.google.com/url?sa=i&rct=j&q=&esrc=s&source=images&cd=&cad=rja&uact=8&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk