22 август 2015 яңалыклары
-
Кукмарада өйдәшен кыйнап үтергән хатын-кыз алты елга якын гомерен тоткынлыкта уздырачак
Узган елның 18 маенда поселоктагы күпкатлы йортларның берсендә коточкыч фаҗига булды. Кичке сәгать сигез белән унбер арасында 34 яшьлек хатын-кыз, бергәләп спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң, өйдәшен кыйный, йодрыклары белән аның йөзенә суга, аяклары белән типкәли. Нәтиҗәдә ир кеше алынган тән җәрәхәтләреннән җан бирә. Әлеге хатын-кыз 2014 елның 22 маенда полиция...
-
Рөстәм Закиров Люция Мусинаны әти-әнисе белән таныштырырга ашыкмаган
Без булачак ирем белән бик озак - 6 еллап очрашып йөрдек. Шулай булса да, ул мине туганнары, әти‑әнисе белән таныштырырга ашыкмады. Авыллары тирәсеннән узып йөрибез, бу мине үзләренә алып керми, авыл читендә калдыра да тиз генә кайтып килә. Туй булырга ярты еллар кала, ул мине авылларына алып кайтты. Күрәсең, өйләнергә...
-
Гомер бит ул мәңге тоела (шигырь)
Юатасың минем күңелемне, Бирешмә син, диеп кайгыга. Минем күңелем охшап калды инде Сары яфрак койган каенга. Күңелемә ялгыз каен якын, Аңлый алар минем кайгымны. Көзләремдә яфрак коя инде Күңелемнең ялгыз каены. Ниләр уйлый икән ялгыз каен? Моңсу гына таңнар аталар. Ак каенның керсез яше булып, Яфраклары җирдә яталар. Уйламыйсың еллар...
-
Кукмарада терроризмга каршы көрәш буенча район комиссиясенең утырышы узды (+Фото)
Терроризмга каршы көрәш буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Анда районыбызның 85 еллыгына багышлап уздырылачак бәйрәм чараларында халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү, яңа сафка баскан социаль-мәдәни объектларны терроризмнан саклау, шулай ук Республика, Белем, сайлау көннәрендә терроризм актларын кисәтү буенча өстәмә чаралар күрү мәсьәләләре тикшерелде.
-
Җырчы Рафаэль Латыйповның оныгы бабасының яңа КЛИБЫнда төшкән
Шушы көннәрдә җырчы Рафаэль Латыйпов "Сөям сине" җырына төшерелгән клибын тамашачыларга тәкъдим итте. Анда аның оныгы Хәлил дә төшкән. http://tuylar.ru
-
Амбарларга – чисталык
Бүгенге көндә иген уңышы өчен кырларда гына түгел, ашлык складларында да көрәш бара. Бу чорда талпаннарның, икмәк корткычларының үрчүе күзәтелә, шунлыктан амбарларны чүп-чардан чистарту һәм зарарсызландыру таләп ителә. Әмма бу вакытта техника куркынычсызлыгын саклау турында онытмаска кирәк, чөнки газация һәм дегазация эшләре үлемгә китерергә мөмкин. Бу эшне башкаручы оешманың лицензиясе...
-
Кукмара кешесе "Рассвет" хуҗалыгы басуыннан бәрәңге урлаган
Агымдагы елның 9-15 августында район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда 102 гариза һәм хәбәр кабул ителде, шуларның 14е җинаятьләр турында иде. 8-9 августта, 10.00-18.00 сәгатьләрдә, билгесез зат Кенәбаш авылындагы зираттан кабер өстенә куелган плитәне урлый. 8 августта ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш кабат исереп руль артына...
-
Китапханәче “Шәфкать” балалары белән экология дәресе уздырган
Китапаханәче Гөлнара Заһидуллина "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар белән "Туган як табигате" дигән экология дәресе уздырды. Дәрестә төп игътибар табигать, туган якка мәхәббәт турындагы матур әдәбиятны пропагандалауга юнәлдерелде. фото: https://www.google.com/url?sa=i&rct=j&q=&esrc=s&source=images&cd=&cad=rja&uact=8&