Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара егете Айрат Галимов Россиянең иң яхшы парикмахеры булды (+Фото)

26 яшьлек райондашыбыз Айрат Галимов Trend Vision Award халыкара конкурсында катнашып, җиңүче булды. Ул 22 ноябрьдә бәйгенең Берлинда узачак финал өлешендә Россияне тәкъдим итәчәк. Айрат Кукмара 4нче мәктәбендә белем алган. Ул кечкенәдән сәнгатькә гашыйк. Иң элек Кукмара балалар сәнгать мәктәбен, моннан алты ел элек Лениногорск сәнгать училищесын тәмамлаган егет үзен...

26 яшьлек райондашыбыз Айрат Галимов Trend Vision Award халыкара конкурсында катнашып, җиңүче булды. Ул 22 ноябрьдә бәйгенең Берлинда узачак финал өлешендә Россияне тәкъдим итәчәк.

Айрат Кукмара 4нче мәктәбендә белем алган. Ул кечкенәдән сәнгатькә гашыйк. Иң элек Кукмара балалар сәнгать мәктәбен, моннан алты ел элек Лениногорск сәнгать училищесын тәмамлаган егет үзен кайчан да булса парикмахер булырмын, халыкара бәйгедә җиңү яулармын дип уйламагандыр да. Армиядән кайтканнан соң Айрат Казанда биш айлык парикмахерлык курсларын тәмамлый һәм матурлык салоннарының берсендә эшли башлый. Кыска гына вакыт эчендә ул үз эшенең остасына әверелә. Моны якташыбызның конкурста катнашып, җиңү яулавы да раслый.

Айрат Галимов белән тулырак әңгәмәне район газетасыннан укырга мөмкин булачак.

фото: http://www.evening-kazan.ru/articles/paren-iz-kukmora-stal-luchshim-parikmaherom-rossii.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев