Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара аграр көллиятендә укучылар белемнәрен практикада сыный

«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз", - диелә татар халык мәкалендә. Менә шул гыйбарәне истә тотып, мин Янил урта мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлаганнан соң, механик һөнәрен үзләштерү максаты белән, Кукмара аграр көллиятенә укырга килдем. Көллияттә безне бик тырыш, белемле, таләпчән укытучылар укыталар. Дүрт ел уку дәверендә безгә көчле тәрбия...

«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз", - диелә татар халык мәкалендә. Менә шул гыйбарәне истә тотып, мин Янил урта мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлаганнан соң, механик һөнәрен үзләштерү максаты белән, Кукмара аграр көллиятенә укырга килдем. Көллияттә безне бик тырыш, белемле, таләпчән укытучылар укыталар. Дүрт ел уку дәверендә безгә көчле тәрбия һәм ныклы белем бирделәр. Алган белемнәребезне тормышта кулланырга өйрәнү, олы юлга сукмак салу өчен практикага җибәрделәр.

Вахитов исемендәге хуҗалыкта безне яхшы каршы алдылар. Биредә без язгы кыр эшләрендә катнаштык. Иртәдән кичкә кадәр, нинди генә эшкә кушсалар да, без каршы килмәдек, җиренә җиткереп башкарырга тырыштык. Техникада да йөрергә туры килде.

Мин үземнең туган авылым Вахитне бик яратам. Ул көннән-көн зурая, матурая. Вахитов исемендәге күмәк хуҗалык районда алдынгылар рәтендә бара.

Киләчәктә дә әти-әниебезгә, Янил урта мәктәбенә һәм һөнәргә өйрәткән көллият коллективына кызыллык китермәбез дип уйлыйм. Укыган һөнәребезгә тугры калып, алган белемнәребезне тормышта кулланып, уй-ниятләребезне тормышка ашырып, ил-көннәребез тыныч булып, туган җиребездә куанып яшәргә язсын иде. Без быел катнашкан язгы эшләр көзен мул уңышлары белән куандырсын.

Рәмис НИГАМАТУЛЛИН, Кукмара аграр көллияте укучысы

фото: vozvrat-shub-kredit-838.sly-credit.appspot.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk