Хәбәрләр

Кукмара 3нче мәктәбе укучылары газета чыгара

Кукмара 3нче мәктәбенең "Журналистика әлифбасы" үгәрәгенә йөрүче укучылар, китапханәче Наилә Шифигуллина белән берлектә, "Онлайн-мәктәп" дигән мәктәп газетасы чыгара башладылар. Пилот-проектта 17 данә газета нәшер ителгән һәм һәр сыйныфка таратылган. -Алты битле газетаның исемен тавыш бирү юлы белән сайладык. "Онлайн-мәктәп" исеме 119 тавыш туплады. Әлеге газета тулысынча мәктәп тормышына багышланып, анда...

Кукмара 3нче мәктәбенең "Журналистика әлифбасы" үгәрәгенә йөрүче укучылар, китапханәче Наилә Шифигуллина белән берлектә, "Онлайн-мәктәп" дигән мәктәп газетасы чыгара башладылар. Пилот-проектта 17 данә газета нәшер ителгән һәм һәр сыйныфка таратылган.

-Алты битле газетаның исемен тавыш бирү юлы белән сайладык. "Онлайн-мәктәп" исеме 119 тавыш туплады. Әлеге газета тулысынча мәктәп тормышына багышланып, анда укучыларның язмалары урын алды, - дип хәбәр итте Наилә Шәфилуллина.

Газета белән түбәндәге сылтама аша кереп таныша аласыз:

/images/stories/files/Школа-онлайн.pdf

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев