Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Күрше Теләче районында көчле гарасат булган

    Бүген, 21 июньдә, төштән соң Теләче районының кайбер авылларында көчле гарасат булган. Табигатьнең шул рәвешле шаяруы авыл халкына шактый зыян да китергән. Иң зур зыян күргән төбәкләрнең берсе - Иске Җөри авылы. - Бу хәлне үз күзең белән күрергә кирәк иде, - дип хәбәр иттеләр Иске Җөри авылыннан Intertat.ru хәбәрчесенә....

    Бүген, 21 июньдә, төштән соң Теләче районының кайбер авылларында көчле гарасат булган.

    Табигатьнең шул рәвешле шаяруы авыл халкына шактый зыян да китергән. Иң зур зыян күргән төбәкләрнең берсе - Иске Җөри авылы.

    - Бу хәлне үз күзең белән күрергә кирәк иде, - дип хәбәр иттеләр Иске Җөри авылыннан Intertat.ru хәбәрчесенә. - Көчле җил чыкты, яшен, яңгыр, ком өермәсе... Урамга чыга торган да түгел иде.

    Реклама

    Күп кенә хуҗалыкта җиләк-җимеш агачлары, яшелчәләр зыян күргән, авылда агачлар ауган, электр энергиясе өзелгән. Ә иң зур зыян күргән бер хуҗалыкка хәзер авыл белән өмә ясап булышмыйча да булмас, диләр Иске Җөридә. Аларның йорт һәм абзар түбәләрен кыегы белән урам уртасына ук кубарып ташлаган.

    чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/45591-tel%D3%99che-rayonyinda-kotochkyich-garasat.html

    фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: