Реклама
Корбан бәйрәменә багышланган гает намазы район мәчетләрендә 15 октябрьдә үткәрелә. Елдагыча мәчетләргә тәкбир әйтеп килү оештырыла. Алдан килешенгән туплану урыннарыннан төркемләп кузгалып китү иртәнге 5 сәг. 30 минутта. Иртәнге намаз бу көнне сәгать 6да укылыр. Соңында имамнар вәгазь сөйләячәк, мөфтият һәм хакимият котлауларын халыкка җиткерәчәк. Гает намазы - 7 сәг....
Корбан бәйрәменә багышланган гает намазы район мәчетләрендә 15 октябрьдә үткәрелә. Елдагыча мәчетләргә тәкбир әйтеп килү оештырыла. Алдан килешенгән туплану урыннарыннан төркемләп кузгалып китү иртәнге 5 сәг. 30 минутта. Иртәнге намаз бу көнне сәгать 6да укылыр. Соңында имамнар вәгазь сөйләячәк, мөфтият һәм хакимият котлауларын халыкка җиткерәчәк. Гает намазы - 7 сәг. 30 минутта.
Кукмара бистәсендә Үзәк мәчеткә тәкбир әйтеп килү 4 юнәлештә оештырыла:
"Агрохимсервис" яныннан Г. Ибраһимов урамы буенча.
Автомәктәп яныннан Ст.Разин, Садовая урамнары буенча.
1нче мәктәп-гимназия яныннан Ст.Разин, Толстой, Пионер урамнары буенча.
Җиңү паркы яныннан Ленин, Чернышевский, Мичурин урамнары буенча.
Гаеткә рәхим итегез!
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз