Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күкшел клубында балалар бакчасына йөрүчеләр хәйрия концерты куйды

Бу көнне мәдәният йорты халык белән тулган иде. Ике сәгать барган бу тамаша-концерт чын мәгънәсендә тәрбия чарасы, бәйрәм булды. Кичә бакча хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән скетч-тамашалар, нәфис сүз һәм нәниләребезнең чыгышлары белән аралашып барды. Балаларның күңелле җырлары, дәртле биюләре алкышларга күмелде. Беренче тапкыр зур сәхнәгә чыгуларына карамастан, алар үзләрен иркен...

Бу көнне мәдәният йорты халык белән тулган иде. Ике сәгать барган бу тамаша-концерт чын мәгънәсендә тәрбия чарасы, бәйрәм булды.

Кичә бакча хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән скетч-тамашалар, нәфис сүз һәм нәниләребезнең чыгышлары белән аралашып барды. Балаларның күңелле җырлары, дәртле биюләре алкышларга күмелде. Беренче тапкыр зур сәхнәгә чыгуларына карамастан, алар үзләрен иркен тоттылар: рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр.

Концерт ахырында барлык балаларга, бакча хезмәткәрләренә рәхмәт әйтеп, әниләр сәхнәгә күтәрелде. Җыелган акчага уенчыклар алынды.

Эшмәкәрләр Римма һәм Айнур Мөхәммәтҗановлар да икенче ел инде безгә Казаннан уенчыклар алып кайтып бирәләр.

Сәрия ӘХМӘТГАЛИЕВА, Күкшел балалар бакчасы тәрбиячесе

фото http://zvonoknaurok.ru/publ/igry_shutki_igry_minutki/igry_quot_chechetochniki_quot_i_quot_tancory_quot/22-1-0-226

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk