Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда “яRATам!” дигән күселәр күргәзмәсе узачак

16-нчы май көнне Татарстан Республикасының Милли музеенда 70-тән артык декоратив күсене күреп булачак. Биредә инде сигезенче тапкыр төбәктәге иң зур "яRATам!" дип исемләнгән декоратив күселәр күргәзмәсе үтә. Күргәзмәгә Мәскәү, Мәскәү өлкәсеннән, Самара, Төмән һәм Йошкар-Оладан төрле төстәге һәм төрле төрдәге декоратив күселәрне алып киләчәкләр. Бу елгы күргәзмәдә башкалардан аерылып тора...

16-нчы май көнне Татарстан Республикасының Милли музеенда 70-тән артык декоратив күсене күреп булачак. Биредә инде сигезенче тапкыр төбәктәге иң зур "яRATам!" дип исемләнгән декоратив күселәр күргәзмәсе үтә.

Күргәзмәгә Мәскәү, Мәскәү өлкәсеннән, Самара, Төмән һәм Йошкар-Оладан төрле төстәге һәм төрле төрдәге декоратив күселәрне алып киләчәкләр. Бу елгы күргәзмәдә башкалардан аерылып тора торган катнашучы - Мәскәүнең Мох дигән күсесе булачак. Әлеге җан иясенә мондый исем һәм бүләк узган елның декабрь аенда узган "Мыеклы йолдызлар" күргәзмәсендә Казанның МОСК Декоратив күсе яратучылар клубы тарафыннан бирелгән. Әлеге бүләкне казанлылар Мәскәүдә уза торган декоратив күселәр күргәзмәсендә тапшыралар. Казан белгечләре әлеге күргәзмәдә кунакларны клубның иң яшь күселәре Georges, Giovanni һәм Enrique белән таныштырачаклар. Аларны бер ай элек Санкт-Петербургның "Ratto Incanto" питомнигыннан алып кайтканнар, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, Мәскәү һәм Владимирдан килгән декоратив күселәр буенча белгечләр күргәзмә барышында әлеге җан ияләренә бәя бирәчәк. Күселәргә ясалган экспертиза нәтиҗәсендә, иң югары балл җыйган күселәргә бүләкләр һәм титул биреләчәк. Канат буенча ярышу, өскә үрмәләү, күсе чабышы, "Дефиле от кутюр" күселәр тамашасы кебек төрле бәйгеләрдә катнашучы җан ияләренә шулай ук бүләкләр тапшырылачак. Күргәзмәгә килүчеләр чараның иң яхшы күсесе өчен тавыш бирә алачак. Моннан тыш, Татарстан Республикасының Милли музее кунаклары "Стоп! Кадрда - күсе!" фотобәйгесеннән иң яхшы эшне сайлап ала алачак.

"яRATам!" күргәзмәсе нибары бер көн генә була. Теләге булган һәркем әлеге күргәзмәгә килеп, декоратив күселәр белән таныша, тәҗрибәле белгечләр белән аралаша ала, күселәр белән истәлекле фотога төшү мөмкинлеге дә каралган.

чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=11751

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk