ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында Казан - Мәскәү тизйөрешле поезд юлы төзелеше турында сүз булды. Хәзерге вакытта әлеге юлның проектын әзерләү эше алып барыла. Бу эшчәнлек 2016 елда уңышлы төгәлләнсә, 2017 елда юлны төзү эшен башлап җибәрергә дә мөмкин булачак. Бу хакта РФ транспорт министры Максим...
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында Казан - Мәскәү тизйөрешле поезд юлы төзелеше турында сүз булды.
Хәзерге вакытта әлеге юлның проектын әзерләү эше алып барыла. Бу эшчәнлек 2016 елда уңышлы төгәлләнсә, 2017 елда юлны төзү эшен башлап җибәрергә дә мөмкин булачак. Бу хакта РФ транспорт министры Максим Соколов җиткерде.
Исегезгә төшерәбез, киңәйтелгән коллегия утырышы Татарстан транспорт комплексының 2015 елгы эшчәнлегенә һәм быелгы планнарга багышлана.
Нет комментариев