Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казахстанга Кукмарадан 140 кешелек делегация барды

Узган атнада Казахстанда Татарстан Республикасы көненә багышланган чаралар үткәрүгә кукмаралылар да зур өлеш кертте. Район башлыгы җитәкчелегендә 140 кешелек делегация-төзүчеләр, сәнәгать предприятиеләре, оешмалар вәкилләре, үзешчән артистлар, аш-су осталары "Кукмара" милли утарында Сабантуй кунакларына хезмәт күрсәттеләр. Милли гореф-гадәтләр белән сугарылган, район тормышын, халкыбызның көнкүрешен, мәдәният-сәнгатен чагылдырган утардан кеше өзелеп тормады. Районыбыз...

Узган атнада Казахстанда Татарстан Республикасы көненә багышланган чаралар үткәрүгә кукмаралылар да зур өлеш кертте. Район башлыгы җитәкчелегендә 140 кешелек делегация-төзүчеләр, сәнәгать предприятиеләре, оешмалар вәкилләре, үзешчән артистлар, аш-су осталары "Кукмара" милли утарында Сабантуй кунакларына хезмәт күрсәттеләр.

Милли гореф-гадәтләр белән сугарылган, район тормышын, халкыбызның көнкүрешен, мәдәният-сәнгатен чагылдырган утардан кеше өзелеп тормады. Районыбыз горурлыгы булган металл савыт-сабалар заводы, киез итек-киез комбинаты, тегү фабрикасы, Лубян урман-техник көллияте коллективлары җитештергән продукция кайсы гына күргәзмәдә урын алса да, халыкта зур кызыксыну уята. Монда да аларга сорау зур булды. Туган якны өйрәнү музее экспонатлары, кул эшләре күргәзмәсе яныннан да кат-кат әйләнделәр. Кулына энә аларга теләүчеләргә хәтта чигү буенча мастер-класс та күрсәтелде. Дин кардәшләребез, милләттәшләребез милли азыклардан да авыз иттеләр. Аш-суны әзерли белә шул кукмаралылар!

Ә инде җыр-биюгә осталыкны әйткән дә юк. "Ләйсән", "Баламишкин", "Нурминкә бизәкләре", "Җәүһәр", "Кнавел", "Инвожо" ансамбльләре, аерым җырчылардан Марат Мөхәммәтшин, Алмаз Харисов, Нәкия Орлова, Алсу Минһаҗева, Руфинә Габделхәева, Миләүшә Шакирова, алып баручы Рәмзия Хөсәенова, Югары Арбаш, Янил, Зур Сәрдек, Вахит, Мәчкәрә, Сәрдекбаш, Адай, Купка мәдәният хезмәткәрләре тырышлыгы белән көне буе милли утар өстендә татар, удмурт, мари халыклары моңы эленеп торды. Үзешчән артистларыбызга ияреп, кемдер моңланды, икенчеләре дәртле көйгә тыпырдап биеп алды. Зур бурычны - Казахстанга кадәр барып республика тормышын чагылдыруны үз өстенә алган районыбыз бу юлы да сынатмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk