Узган атнада Казахстанда Татарстан Республикасы көненә багышланган чаралар үткәрүгә кукмаралылар да зур өлеш кертте. Район башлыгы җитәкчелегендә 140 кешелек делегация-төзүчеләр, сәнәгать предприятиеләре, оешмалар вәкилләре, үзешчән артистлар, аш-су осталары "Кукмара" милли утарында Сабантуй кунакларына хезмәт күрсәттеләр.
Милли гореф-гадәтләр белән сугарылган, район тормышын, халкыбызның көнкүрешен, мәдәният-сәнгатен чагылдырган утардан кеше өзелеп тормады. Районыбыз...