Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Кабатланмас мизгел” фотобәйгесе бара

Бөек Ватан сугышында катнашып, Ватан, Дан орденнары белән бүләкләнгән, 20 ел "Хезмәт даны" газетасында фотокорреспондент булып эшләгән, бик күп конкурсларда җиңү яулаган, чын иҗат кешесе булган Садри Минһаҗев истәлегенә фотосөючеләр арасында "Кабатланмас мизгел" дигән фотоконкурс игълан иткән идек. Конкурста тормышның бер мизгеле - табигать күренеше, кешеләр (портрет-рәсем түгел), җәнлекләр, хезмәт...

Бөек Ватан сугышында катнашып, Ватан, Дан орденнары белән бүләкләнгән, 20 ел "Хезмәт даны" газетасында фотокорреспондент булып эшләгән, бик күп конкурсларда җиңү яулаган, чын иҗат кешесе булган Садри Минһаҗев истәлегенә фотосөючеләр арасында "Кабатланмас мизгел" дигән фотоконкурс игълан иткән идек. Конкурста тормышның бер мизгеле - табигать күренеше, кешеләр (портрет-рәсем түгел), җәнлекләр, хезмәт процессы һәм башкалар чагылыш тапкан фоторәсемнәр катнаша. Конкурска җибәрелгән барлык эшләр дә kukmor-rt.ru сайтында, ә уңышлы дип табылганнары газетада бирелеп барыла. Бәйгегә 14 сентябрь - "Хезмәт даны" газетасының туган көнендә йомгак ясалачак. Җиңүчене истәлекле бүләк көтә.

Фоторәсемнәр килә башлады инде. Шушы көннәрдә Адай авылыннан Илзирә Әхмәдиева редакциягә кереп, үзләренең фоторәсемен калдырды. Сезнең игътибарга әлеге фотоны тәкъдим итәбез.

Фотоларны редакциягә алып килеп бирергә һәм исем-фамилия, кайдан булуыгызны күрсәтеп түбәндәге электрон адреска: hezmat_dani@mail.ru хат юлларга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk