Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«ИТ-чемпион» республикакүләм конкурсы дәвам итә

Татарстанда республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көнгә бәйгедә республикабызның 1 221 мәктәбеннән 47 меңнән артык укучы катнаша. Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы 56 590 шәхси кабинетта сакланган. Конкурста укучылары иң актив катнашучы мәктәпләр рәтендә Арча, Балтач, Кайбыч, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Нурлат, Питрәч районнары һәм...

Татарстанда республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көнгә бәйгедә республикабызның 1 221 мәктәбеннән 47 меңнән артык укучы катнаша. Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы 56 590 шәхси кабинетта сакланган.
Конкурста укучылары иң актив катнашучы мәктәпләр рәтендә Арча, Балтач, Кайбыч, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Нурлат, Питрәч районнары һәм Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы исәпләнә.
Иң актив Топ-10 мәктәп укучысы исемлегенә Балык Бистәсе, Кукмара, Нурлат, Саба, Сарман һәм Балтач районнарыннан укучылар керде.
Бәйге ике этапта уздырыла: 2015 елның 18 мартыннан 31 июльгә кадәр, 1 августан 30 ноябрьгә кадәр. Бәйгедә республиканың барлык мәктәп укучылары катнаша ала.

http://mon.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk