Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Инвалид балага каникул вакытында компенсация түләнәме? (сорау-җавап)

-Минем инвалид улым балалар йортында тәрбияләнә. Шунда ук укуын дәвам итә. Җәйге каникулга мин аны өйгә алам, үзем тәрбиялим. Бу айлар өчен мин компенсация ала аламмы? Ольга, Кукмара -Эшләмәүче ана буларак, сезнең инвалид баланы тәрбияләгән өчен бирелә торган компенсацияне алырга хокукыгыз бар. Ләкин ул бала дәүләт учреждениесендә тәрбиядә булган чорда...

-Минем инвалид улым балалар йортында тәрбияләнә. Шунда ук укуын дәвам итә. Җәйге каникулга мин аны өйгә алам, үзем тәрбиялим. Бу айлар өчен мин компенсация ала аламмы?

Ольга, Кукмара

-Эшләмәүче ана буларак, сезнең инвалид баланы тәрбияләгән өчен бирелә торган компенсацияне алырга хокукыгыз бар. Ләкин ул бала дәүләт учреждениесендә тәрбиядә булган чорда туктатыла. Әгәр сез баланы тиешле документлар нигезендә алып, вакытлыча өегездә тәрбия кыласыз икән, сез кулыгыздагы документлар белән райондагы Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итегез. Мөрәҗәгать иткән айның 1нче көненнән сезгә компенсация түләнә башлый.

Әлфинур САБИТОВА, район пенсия фонды идарәсе начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk