Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җимеш агачларын тычканнар һәм куяннардан саклыйк

Кышкы чорда гади һәм кыр тычканнары, куяннар җимеш агачларына, декоратив үсемлекләргә сизелерлек зыян китерәләр. Кимерүчеләр йомшак кар аша агач кәүсәләре һәм тамырлары янына үтеп кермәсеннәр өчен, карны яхшылап таптау, тыгызлау кирәк. Әмма кар әле тирән булмаган очракта көчле салкыннар көтелә икән, бу эшне ашыктырмау хәерле, чөнки тапталган эзләр астындагы туфракка...

Кышкы чорда гади һәм кыр тычканнары, куяннар җимеш агачларына, декоратив үсемлекләргә сизелерлек зыян китерәләр. Кимерүчеләр йомшак кар аша агач кәүсәләре һәм тамырлары янына үтеп кермәсеннәр өчен, карны яхшылап таптау, тыгызлау кирәк. Әмма кар әле тирән булмаган очракта көчле салкыннар көтелә икән, бу эшне ашыктырмау хәерле, чөнки тапталган эзләр астындагы туфракка туң тирән төшеп, агач тамырларына зыян килергә мөмкин.Тычканнар ияләшмәсен өчен бакча йортларында икмәк калдыклары, ярмалар һәм орлыклар калдырмагыз. Аларны юк итү өчен алдавычлар куегыз, кечкенә капкыннар урнаштырырга да була.

Куяннар "Һөҗүме" көтелгән урыннарда агачларны саклауның иң ышанычлы ысулы - биек коймалар. Агач коймага караганда, баганаларга тарттырылган тимер сетка яхшырак. Яшь алмагачларның кәүсәләрен чыршы ботаклары (энәләре белән аска каратып) яки рубероид белән яхшылап урап бәйләргә кирәк. Соңгы елларда үсентеләрне куяннардан һәм хәтта тычканнардан саклау өчен махсус пластик сеткалар эшләп чыгарыла башлады. Кимерүчеләр әлеге вак күзәнәкле сетка аша үтә алмый. Сетка яктылык үтүен, һава йөрешен бозмый, химик эшкәртүләргә, агачларны тәрбияләүгә комачауламый.

Чыршы ботаклары белән исә туфракка күмелеп калдырылган җимеш агачлары үсентеләрен дә капларга мөмкин. Кайбер бакчачылар куяннарны куркыту өчен мондый ысул кулланалар: кыш башында һәр агачка кар өстеннән 50-70 сантиметр биеклектә озын, яки бер-берсенә тигәндә шалтырый торган калай тасмалар (консерв банкаларыннан киселгән) элеп куялар. Иң мөһиме, алар чуалып бетмәсеннәр һәм аз гына җил искәндә дә селкенә торган булсыннар.

Фәрит ХӘКИМОВ,

Россельхознадзорның дәүләт инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев