Илсаф кызын кияүгә бирде (+ФОТО)
Җырчы Илсаф кызы Энҗене кияүгә бирде. Туйны Казанда гөрләтеп уздырганнар. Мәҗлескә 130 кунак чакырылган, алар арасында Илсафның җырчы дуслары да булган. - Артистлардан Алсу Әбелханова, Раяз Фасыйхов, Ришат Фазлыйәхмәтов, Илнар Сәйфиев, Рәсим Низамов килде. Аларга аеруча рәхмәтләремне җиткерәм. Барлык кунаклар да канәгать калды. Туй югары дәрәҗәдә узды дип уйлыйм, -...
Җырчы Илсаф кызы Энҗене кияүгә бирде. Туйны Казанда гөрләтеп уздырганнар. Мәҗлескә 130 кунак чакырылган, алар арасында Илсафның җырчы дуслары да булган.
- Артистлардан Алсу Әбелханова, Раяз Фасыйхов, Ришат Фазлыйәхмәтов, Илнар Сәйфиев, Рәсим Низамов килде. Аларга аеруча рәхмәтләремне җиткерәм. Барлык кунаклар да канәгать калды. Туй югары дәрәҗәдә узды дип уйлыйм, - дип сөйләде Илсаф Intertat.ru хәбәрчесенә. Яшьләргә бүләк итеп ике яктан 100әр мең сум акча салганнар.
Кияү - Руслан исемле, Казан егете, һөнәре буенча төзүче. Энҗегә - 24 яшь, ул ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында эшли, белеме буенча икътисадчы. "Кызымның җырчы булуын теләмәс идем, чөнки хатын-кыз өчен бу авыр хезмәт", - диде Илсаф. Яшь пар исә Казанда үз фатирларында яшәячәк.
чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=12306
http://matbugat.ru/news/?id=12306
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев