Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Иделем акчарлагы" - 2013 республика бәйгесендә Кәркәүчтән Зөһрә Вилданова катнашкан

Быел "Иделем акчарлагы" яшь язучылар бәйгесе унөченче тапкыр үткәрелде. Аны Татарстан буенча иң күләмле масштабта үтүче әдәби конкурсларның берсе дияргә дә була. Анда 14-30 яшьтәге иҗатчылар үзләрен проза, шигърият, драма, детектив, балалар әдәбияты номинацияләрендә сынап карый алалар. Быел миңа да анда катнашып, йомгаклау турына үтәргә насыйп булды. Бәйгегә чакыру алгач,...

Быел "Иделем акчарлагы" яшь язучылар бәйгесе унөченче тапкыр үткәрелде. Аны Татарстан буенча иң күләмле масштабта үтүче әдәби конкурсларның берсе дияргә дә була. Анда 14-30 яшьтәге иҗатчылар үзләрен проза, шигърият, драма, детектив, балалар әдәбияты номинацияләрендә сынап карый алалар. Быел миңа да анда катнашып, йомгаклау турына үтәргә насыйп булды.
Бәйгегә чакыру алгач, бик шатландым. Монда бер тапкыр килгән яшь язучы инде икенче килү турында да хыяллана башлый. "Иделем акчарлагы" конкурсының программасы тыгыз графиклы булса да, бик мавыктыргыч һәм файдалы.
Беренче көнне Татарстан Язучылар берлегендә ачылу тантанасы узды. Аннан соң "Нур-маркет" китап кибетендә шагыйрь, Татарстан китап нәшриятының баш редакторы Ленар Шәех белән очрашу булды. Ул безгә китап бастыру эше турында сөйләде. Очрашудан соң Камал театрында танылган артистлар (Нәфисә Хәйруллина, Ришат Әхмәдуллин, Илдар Хәйруллин) белән татар драматургиясе һәм театр язмышы турында әңгәмә кордык, алар катнашындагы Зөлфәт Хәким әсәре буенча куелган "Искән җилләр көенә" дигән спектакль карадык.
Икенче көнне яшь язучы Алмаз Мансуровның "Син гаеплеме? Үзем гаепле" әсәренә карата "Әдәби суд" уздырылды. Әлеге суд чын суд түгел, ул тәнкыйтькә корылган. Әлеге әдәби жанр турында "Идел" журналын укучылар белергә тиеш, чөнки ул шушы басмада гына дөнья күрә. Суд Рабит Батулла, яшь шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин, галимә, язучы, тәнкыйтьче Рифә Рахман һәм башка шаһитлар катнашында уздырылды.
Аннары жюри әгъзалары белән мастер-класслар уздырылды. Газинур Морат, Илсөяр Ихсанова, Ләбиб Лерон, Марат Закир, Әлфәт Закирҗан безгә әсәрне язуда киткән хаталарыбыз турында сөйләде, файдалы киңәшләр бирде. Тәрҗемәче Фатих Котлу һәм галимә Асия Рәхимова белән әңгәмә кордык, тәрҗемәчелек турында сөйләштек. Хәзерге көндә татар әсәрләрен чит телгә тәрҗемә итүчеләр бик аз икән. Яшь шагыйрьләр Рифат Сәлах, Элвира Һадиева белән очрашу да кызыклы булды. Кырым татарлары фаҗигасе сурәтләнгән "Хайтрма" фильмын карау да безгә бик нык тәэсир итте. Ахырдан шул темага карата дискуссия дә оештырдык.
Кич белән исә "Яшел шәмчек" уздырылды. Бу сүзнең нәрсә аңлатканын бик күпләр белмидер. "Яшел шәмчек"тә без барыбыз да, бер бүлмәгә җыелып, түгәрәккә тезелеп утырабыз, утны сүндерәбез һәм уртага зур шәм куябыз. Әлеге түгәрәктә һәр кеше үзенең хис-кичерешләре турында сөйләргә тиеш. "Яшел шәмчек" безне тагын да якынайтты. Көн дәвамында булган чаралар турында да сөйләштек.
Өченче көнне Энҗе Ибраһимова, Гүзәл Фарсыева, Илүсә Арикеева, Айрат Шакиров "Татар балы" дигән проект белән таныштырдылар. Алар әле студентлар гына булсалар да, төптән фикер йөртүләре, шушы үзенчәлекле проектны уйлап табулары белән шаккатырдылар. "Татар балы" - яшь язучылар өчен декабрьдә ачылачак интернет сайты. Бу сайтка кереп, сез үзегезнең яңача рухта язылган әсәрләрегезне "элә" һәм яшьтәшләрегезнең иҗаты белән танышып, үз фикерләрегезне калдыра аласыз. Әлеге проект безгә бик ошады.
Аннары без төрле ил язучылары турында документаль фильм карадык, "Ялкын" журналы редакциясе белән очраштык.
Төшке аштан соң бүләкләү тантанасы булды. Ләкин, минемчә, урыннар беркем өчен дә мөһим түгел. Без барыбыз да Туфан Миңнуллин әйтеп калдырган сүзләр белән килешәбез: "Җиңү дә, җиңелү дә - шахмат уенындагыча вакытлы вакыйга. Чемпионат туктаусыз дәвам итә".

Зөһрә ВИЛДАНОВА, Кәркәүч мәктәбе

фото: http://images.yandex.ru/yandsearch?sour%B0%D1%80%D0%BB%D0%B0%D0%B3%D1%8B&noreask=1&pos=0&lr=43&rpt=simage&uinfo=ww-1263-wh-834-fw-1038-fh-598-pd-1&img_url=http%3A%2F%2Fmatbugat.ru%2Fpics%2Fnews%2Fnews_6933.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара Идел

erid: 2VtzqxWHLUk