Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хоккей – уен эш түгел

"Олимп" боз сараеның хоккей буенча тренеры Илдар Ганиевны без гомерен бу спорт төренә карата балаларда мәхәббәт тәрбияләүгә багышлаган үз эшенең остасы буларак беләбез. Аның исеме "Алтын алка" Бөтенроссия клубының Мактау китабына юкка гына кертелмәгән. Әле югары сыйныфларда укыганда ук ул, үз янына малайларны җыеп, күнегүләр үткәргән. Үз ихтыяры белән, бернинди...

"Олимп" боз сараеның хоккей буенча тренеры Илдар Ганиевны без гомерен бу спорт төренә карата балаларда мәхәббәт тәрбияләүгә багышлаган үз эшенең остасы буларак беләбез. Аның исеме "Алтын алка" Бөтенроссия клубының Мактау китабына юкка гына кертелмәгән.

Әле югары сыйныфларда укыганда ук ул, үз янына малайларны җыеп, күнегүләр үткәргән. Үз ихтыяры белән, бернинди түләү алмыйча, иптәшләре белән өч хоккей тартмасы җыйган. Ул җитәкчелек иткән Кукмара хоккей командасы "Алтын алка" клубы призына үткәрелгән ярышларда 1993-1997 елларда, ягъни биш ел рәттән Татарстан чемпионы исеменә лаек булган. Бөтенроссия уеннарында икенче, дүртенче, җиденче урыннар яулаганнар. Төрле дәрәҗәдәге ярышларда ирешкән уңышлары бихисап. Теләче районында эшләгән чорында да, хоккей командасы оештырып, республика күләмендәге ярышларда алты тапкыр җиңүгә ирешкәннәр.

Кукмарада боз сарае төзелгәннән соң, Илдар Ганиев үзебезнең район балаларын хоккей серләренә өйрәтүгә күчә. Алар белән төрле дәрәҗәдәге ярышларда инде күпме мактаулы урыннар яуланган! Татарстанның атказанган исемен йөртүче бу тренер балаларга спорт белән шөгыльләнү өчен районыбызда тиешле шартлар булдырылуы турында горурлык белән сөйли. Йөзләрчә укучыларының рәхмәт сүзләре - аның өчен иң зур бүләк. Үз эшенә бирелгән мондый кешеләр булганда районыбызда спортның киләчәге өчен борчылмаска була.

"Олимп" һәм "Ягуар" командалары уенчылары

фото: http://www.parentaladvisory.de/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk