Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Хезмәт даны” газетасына язылучылар арасында отыш ияләре билгеле булды

2014 елның икенче яртыеллыгына "Хезмәт даны" газетасына язылучылар арасында отыш ияләрен ачыкладык. Реклама Кукмарада яшәүче Рөстәм Мәҗитовны бүлегенә кергән җиреннән "эләктереп алдык". Ул, җиңел кулдан, безнең адреска килгән анкеталар арасыннан отыш ияләрен, аларга тиешле бүләкләрне ачыклады. Рөстәм үзе плитка ябыштыру белән шөгыльләнә икән, редакциягә дә хезмәт күрсәтү буенча белдерү бирергә...

2014 елның икенче яртыеллыгына "Хезмәт даны" газетасына язылучылар арасында отыш ияләрен ачыкладык. Реклама Кукмарада яшәүче Рөстәм Мәҗитовны бүлегенә кергән җиреннән "эләктереп алдык". Ул, җиңел кулдан, безнең адреска килгән анкеталар арасыннан отыш ияләрен, аларга тиешле бүләкләрне ачыклады. Рөстәм үзе плитка ябыштыру белән шөгыльләнә икән, редакциягә дә хезмәт күрсәтү буенча белдерү бирергә килгән иде ул. "Мин үзем район газетасын еш кулга алам, әмма бары тик белдерүләрне генә укыйм, яңалыкларны мин эшләгәндә болай да ишетәм", - дип әйтүе дә күңелебезне төшермәде. Чөнки: "Эшсез торганым юк, газетада чыккан белдерүем буенча да күп кеше шалтырата", - дип сүзен дәвам итте ул. Димәк, безне - редакцияне яшәтүче рекламаны укучыларыбыз газетада күп урынны алып тора дип күпсенсәләр дә, әнә бит Рөстәм кебекләргә дә файдасы тия икән.

Әнисенең туган көне уңаеннан реклама бүлегенә котлау тексты алып килгән, киез итек-киез комбинатында тарау машиналары операторы булып эшләүче, Иске Юмья авылы кызы Людмила Искакованы да "борчып" алдык әле без. Ул бары тик бердәнбер анкетаны һәм отыш исеме язылган кәгазьне генә алды. Һәм, ни гаҗәп, ниндиен генә әле! Иң зур бүләк - телевизор исеме язылган кәгазь иде Людмила кулында. Телевизор хуҗасы - Чуллыда яшәүче Язилә апа Вәккасованы котлыйбыз.

Иң зур отыш иясен генә түгел, түбәндәге газета укучыларыбызны да 1 августтан соң редакциябездә көтеп калабыз.

Гаптелхәй Хәләветдинов, Адай авылы, Татарстан урамы, 10 - сок чыгаргыч.

Сәрия Мөхәммәтшина, Кукмара, Пугачев, 7-3 - телефон.

Алексей Туктаев, Кукмара, Казанцев урамы, 46 - фен.

К.Назмутдинов, Кукмара, Ленин урамы, 12-17 - миксер.

Елена Михайлова, Кукмара, Завод урамы, 14-16 - чәйник (ак).

Илһам Гарифуллин, Яңа Сәрдек, Үзәк урам, 5 - кофемолка.

Анатолий Байметов, Яңа Каенсар, Гагарин урамы, 5 - мультиварка,

Наталья Прохорова, Кукмара Чехов урамы, 1-1- блендер.

Анна Родыгина, Кукмара, Гафиятуллин урамы, 10-34 - сетевой фильтр.

Ольга Туктаева, Кукмара, Казанцев урамы, 46 - плеер.

Сания Гусманова, Кукмара, Нур Баян урамы, 43-7 - үлчәү (1815).

Рима Әхмәтова, Кукмара, Королев урамы, 13-13 - микродулкынлы мич.

Факия Мөбарәкшина, Кукмара, Вахит урамы, 26-2 - су чистарткыч.

Л.Җаппарова, Сазтамак, Ленин урамы 87 - чәйник.

Азат Гатин, Кукмара, К.Нәҗми урамы, 12 - үтүк.

Әлфинур Гарипова, Өлге авылы, Үзәк урамы, 45 - су чистарткыч.

Ренат Бәдретдинов, Кукмара, Ст.Разин урамы, 4 - иттарткыч.

Салих Шәрипов, Кәчимир авылы, Яшел урам, 38 - пылесос.

Язилә Вәккасова, Чуллы, Һ.Закиров урамы, 71 - телевизор.

Гүзәл Габбасова, Лубян, Парк урамы, 7 - сетевой фильтр.

Солтангали Якупов, Кукмара, Вахит тыкрыгы, 9-3 - үлчәү (1804).

Бүләкләрне алырга килгәндә үзегез белән паспорт, аның күчермәсе (1 бит һәм прописка бите), 2014 елның икенче яртыеллыгына газетага язылу турындагы квитанциянең күчермәсе, ИНН һәм пенсия иминиятләү таныклыгы күчермәләрен алып килүегез сорала.

фото http://www.howdomoney.ru/index.php?action=news

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk