Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Газетабыз сайты турында чит илләрдә дә беләләр

Газетабыз сайты соңгы берничә айда аеруча җанланды. Интернетның "ВКонтакте" төркемендә язылучылар саны да бүгенге көндә дүрт меңнән артып китте. Бу, әлбәттә, безнең өчен зур сөенеч. Статистика мәгълүматларыннан билгеле булганча, kukmor-rt.ru сайты турында хәтта Америка Кушма Штатлары, Казахстан, Украина, Финляндия, Германия, Нидерланд, Швеция, Швейцария һәм Бөекбританиядә яшәүче якташларыбыз да хәбәрдар. Кукмарадан...

Газетабыз сайты соңгы берничә айда аеруча җанланды. Интернетның "ВКонтакте" төркемендә язылучылар саны да бүгенге көндә дүрт меңнән артып китте. Бу, әлбәттә, безнең өчен зур сөенеч. Статистика мәгълүматларыннан билгеле булганча, kukmor-rt.ru сайты турында хәтта Америка Кушма Штатлары, Казахстан, Украина, Финляндия, Германия, Нидерланд, Швеция, Швейцария һәм Бөекбританиядә яшәүче якташларыбыз да хәбәрдар. Кукмарадан тыш, сайтка иң күп керүчеләр Казан, Түбән Новгород, Мәскәү, Самара, Екатеринбург, Яр Чаллы, Ульян каласында яши. Райондашларыбызга, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезгә зур рәхмәт. Алга таба да бер-беребездән аерылмасак иде. Сездән кызыклы, мавыктыргыч язмалар, файдалы киңәшләр, яңалыклар көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X