Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гаризаларны вакытында карау кирәк

Яңа Сәрдек газүткәргеченә зыян китерүче агачларны кисүне үтенеп, Раил Шакиров август уртасында район Башкарма комитетына язмача мөрәҗәгать иткән. Әлеге гариза Сәрдекбаш авыл җирлегенә җибәрелгән, әмма гариза закон буенча тиешле өч көн эчендә теркәлмәгән. Авыл җирлеге башлыгы Айнур Гәрәев үтенечне закон кушканча 30 көн эчендә карамаган һәм аңа язмача җавап бирмәгән....

Яңа Сәрдек газүткәргеченә зыян китерүче агачларны кисүне үтенеп, Раил Шакиров август уртасында район Башкарма комитетына язмача мөрәҗәгать иткән. Әлеге гариза Сәрдекбаш авыл җирлегенә җибәрелгән, әмма гариза закон буенча тиешле өч көн эчендә теркәлмәгән. Авыл җирлеге башлыгы Айнур Гәрәев үтенечне закон кушканча 30 көн эчендә карамаган һәм аңа язмача җавап бирмәгән. Прокуратура тикшерүеннән соң, җирлек башлыгы битарафлыгы өчен 5000 сум штрафка тартылган. Моннан тыш, дип ассызыклый прокурор ярдәмчесе Наталья Разинова, район Башкарма комитеты Раил Шакировка гаризасының Сәрдекбаш авыл җирлегенә җибәрелүе турында хәбәр итмәгән. Мондый кимчелекләр кабатланмасын өчен район Башкарма комитеты җитәкчесенә прокуратура тарафыннан күрсәтмә җибәрелгән, аны урында караганнан соң, оештыру-гомуми бүлек җитәкчесе Рушан Кашаевка кисәтү бирелгән.

фото: http://friendfeed.com/kolya2/56d1b6ff

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk